Газетага язылу

Өйдән эшләү, спортзал һәм каһвә... Яшьләр өчен идеаль эш көне нинди?

Күз алдыгызга китерегез: иртәнге 9 да гына уянасың, өй янындагы каһвәханәгә чыгып кокос сөте кушылган латте аласың, ноутбугыңны каршыңа куясың да бүгенгә куелган бурычларыңны үтисең… Бумерлар мондый кешене ялкау, эшсез дип уйларга мөмкин. Ә зумерлар өчен бу – идеаль эш көне.

Өйдән эшләү, спортзал һәм каһвә...  Яшьләр өчен идеаль эш көне нинди?

Иртән торасың, ашыкмыйча гына юынасың, битеңә маска куясың. Көнең уңышлы үтсен дип, медитация ясыйсың. Тәнне уятыр өчен җиңелчә генә физик күнегүләр ясап аласың. Аннан соң иркенләп тәмле эстетик иртәнге аш әзерлисең, аны фотога төшереп социаль челтәргә куясың. Ашап, бизәнеп, кәефеңә туры килгән «лук» сайлагач, эшкә юл аласың. Колакчыннарыңда яраткан җырың яки подкаст уйный. Яшьләрнең иртәләре шулай башлана. Эш алдыннан каһвә алу – мөһим бер ритуал. Сатучылар да инде синең нәрсә алачагыңны яттан белә.

Бүгенге яшь буынның тормыш рәвешен, хезмәткә карашын өлкәннәр еш кына аңлап җиткерми. Аларны смартфон, ноутбук экранына карап вакыт уздыра дип уйлыйлар. Әмма чынлыкта яшьләрнең күбесе шул рәвешле читтән торып акча эшли.

«Минем эшемдә шунысы уңайлы: көнемне үзем планлаштырам, графигымны үзем төзим. Үзем теләгән вакытта йокыдан тора, көн дәвамында ял итеп ала алам. Ял көннәрен дә үзем билгелим», – ди онлайн мәктәптә эшләүче Ләйлә Мифтахетдинова. Шулай да гел өйдә генә эшләү туйдыра икән.

– Атна буена төрле урыннарда эшлим: ешрак вай-фай булган туклану нокталарында. Иң мөһиме – интернет булсын. «Тәнәфес» вакытларында янда утырган кешеләр белән аралашам, укучылар белән төрле темаларга әңгәмә корырга яратам, шуңа күрә «күңелсез, аралашу җитми», дип әйтә алмыйм. Гадәттә өй яныннан ерак китмим, шуңа күрә юлга вакыт сарыф ителми. Әмма ял көннәрен төрлечә алу аркасында, шимбә-якшәмбе дә эшләргә туры килә. Дуслар, туганнар ике көн ял итә, планнар кора – мин аларга җайлашам. Эшкә дә зыян килмәсен, үземә дә ял итәргә вакыт калсын өчен баланс тотарга кирәк, – ди Ләйлә.

Күпләр яшьләрне ирекле графикка гына омтыла дип уйласа да, Гөлназ Хәсәнова кебек төгәллек яратучылар өчен иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәрге төгәл эш режимы тормышны системага салу чарасы булып тора.

– 5 кә 2 графигы белән эшлим. Минем өчен бу – иң кулае. Беренчедән, шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәрендә, бөтен кеше ял иткәндә эшләп утырмыйсың. Аннан соң, читтән торып эшләүче кызларның күбесе үз-үзен карамый башлый. Социальләшү дә юк диярлек. Минем өчен эш урынына бару, кешеләр белән аралашу мөһим, – ди Гөлназ.

Биш тулды – эш вакыты тәмам. Җитәкчеләрнең зумерларга карата: «Эш сәгате беткәннән соң шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирмиләр», – дип зарлануларын ишеткәнегез бардыр. Бу, чыннан да, шулай. Эштән кайткач яшьләр вакытны үзләренә багышлый. Моны, бәлки, җитешсезлек дип түгел, ә эш белән шәхси тормыш арасындагы чик дип кабул итәргә кирәктер.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар эштән чыгуга спорт залына юнәлә. Ләйлә кебек дуслар белән очрашу, театр яки кинога бару, Гөлназ сыман вакытыңны якыннарыңа багышлау, тәмле ризыклар пешерү – кичнең матур дәвамы. Яраткан китабыңны уку яки сериал карап алу, таныш-белешләреңнең тормышында нинди яңалыклар бар икән дип, социаль челтәрләрне карап чыгуга да бераз вакыт калдырырга кирәк, диләр кызлар. Әмма йоклар алдыннан телефонны читкә алып куеп, уй-фикерләрне тәртипкә китерү, иртәгәге көнгә план төзү турында да онытмыйлар. Шуннан соң инде йокларга ятарга да була.

Яшьләрнең идеаль эш көне эштән генә тормый: аннан тыш та тормыш бар. Алар үз сәламәтлекләрен дә кайгырталар, рухи дөньяларын да көннән-көн баеталар. Дуслары, якыннары белән вакыт үткәрү, җанлы аралашу турында да онытмыйлар. Шул ук вакытта яңалыклардан да читтә каласы килми – замана таләбе шундый. Яшьләр тормышның мәгънәсен аңлап яши: акча эшләү белән беррәттән, аны кызыклы, эчтәлекле, истә калырлык итәргә омтыла.

Фикер

Зилә Мөбарәкшина, журналист:

– Зумерлар – алдынгы технологияләр мохитендә үскән, мәгълүматны тиз эләктереп алучы, яңа трендларны тиз үзләштерүче буын. Алар белән эшләү традицияләргә яңача карарга өйрәтә. Минемчә, хәзер яшьләр иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр бер урында гына – редакциядә генә эшләми. Мондый эш форматы аларны канәгатьләндерми. Зумерларга хезмәтнең мәгънәсе һәм нәтиҗәсе мөһим. Алар иҗади иреклелекне, үз фикерләрен ачык әйтүне бәяли. Зумерлар белән бер дулкында булу мөһим, әмма алар кебек булу мәҗбүри түгел. Аларның телен, кызыксынуларын, эшкә мөнәсәбәтен аңларга тырышу кирәк. Редакциядә төрле буын вәкилләре эшли. Өлкән хезмәткәрнең – эш һәм тормыш тәҗрибәсе, яшь кешенең яңа карашы бар. Берсе икенчесен алыштырмый. Киресенчә, яхшы командада алар бер-берсен тулыландыра гына. Зумерлар белән уңышлы эшлисең килсә, боерып түгел, үзең белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшергә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре