Ә динебез дуслык төшенчәсенә нинди карашта? Ике арада дустанә мөнәсәбәтләр саклауның җаваплылыгы бармы? Нинди дуслардан ераграк торырга кирәк? Бу сорауларга җавапны «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән бергәләп эзләдек.
– Ислам динендә «дуслык» төшенчәсе нинди мәгънәгә ия?
– Һәр кеше өчен дуслык тормышның әһәмиятле өлешен алып тора. Динебездә дуслык – аралашу яки бергә күңел ачу гына түгел, ә кешенең иманына, гамәлләренә, хәтта язмышына да йогынты ясый торган нәрсә. Ул – илаһи бүләк һәм Аллаһка якынаю юлларының берсе.
– Дуслыкның җаваплылыгы нидән гыйбарәт?
– Ислам динендә кешеләр арасындагы дуслык ике якның да җаваплылыгы булып тора. Хәтта ул бер-ике ай гына дәвам итсә дә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ике кеше бер-берсе янында булганда, аларның иң хәерлесе – дустына карата йомшаграк булганы», – дигән. Дус, иң беренче чиратта, сиңа Аллаһы Тәгаләне искә төшерүче, намазга, ураза тотарга чакыручы, белемгә, тыйнаклыкка өндәүче булырга тиеш. Болар – ике якның да өстендәге җаваплылыгы. Син дустыңны начар юлга кертмичә, ак юлдан алып барырга тиеш. Аның белән гөнаһ кылудан куркырга тиеш.
– Еш кына якын дусларга «ахирәт дустым» дип эндәшәләр. Бу – кайдан килгән гадәт?
– Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә җиде төрле кешене үзенең рәхмәт күләгәсе астына алачак. Шуларның беренчесе – гадел имам, икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтендә үскән егет, өченчесе – калебе мәчетләргә бәйле кеше, дүртенчесе – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дус булган ике кеше, бишенчесе – зинадан баш тарткан ир, алтынчысы – яшерен сәдака бирүче кеше, җиденчесе – Аллаһка зекер кылып, күзләре яшь белән тулган кеше. Күргәнебезчә, дуслар да бар бу исемлектә. Аллаһ ризалыгы өчен бер-берен яраткан, дус булган кешеләр Аның рәхмәтенә өмет итә ала. Чын дуслык шуңа нигезләнергә тиеш тә. Кеше вафат булганнан соң да, дусты аның өчен дога кылып торса, бу – ахирәт дуслыгының бер билгесе инде. Элегрәк әбиләр «ахирәт дустым» дип сөйләшәләр иде. Бер-берсенең серләрен белүче, һәр бәйрәмне дә бергә үткәрүче, кайгыда бергә көенүчеләр булган алар. Берсе вафатыннан соң, икенчесе аңа атап дога кылып торган, шуңа күрә «ахирәт дустым» дигән сүзтезмә кулланыла башлаган.
– «Ахирәттә дә дус булыйк» дигәне нинди мәгънәгә ия?
– Бер ахирәтең вафат булганнан соң, аны һәрчак исеңдә йөртеп, аңа багышлап догалар кылу, каберен зиярәт кылу, аның гаиләсенең хәлен белешеп тору – барысы да шул мәгънәгә ия.
– Ахирәт дуслары күп була аламы?
– Ахирәт дуслары күп булмый, берәү генә була. Бүген мондый дусны табу аеруча кыен. Аларның шатлык-кайгысы, киңәш-табышы да уртак була. Гомумән, дуслар күп булмый, дияр идем. «Дус» күп булырга мөмкин, әмма чын дус, шатлыкта гына түгел, кайгыда да синең янда булучылар бик аз. Акчаң, машинаң булганда, синең яныңа бик күп дуслар җыелырга мөмкин, ә түбән тәгәрәгәч, яныңда калганы берәү генә булыр.
– Дусларың белән мөнәсәбәтләрең өчен кыямәт көнендә җавап бирергә туры киләчәкме?
– Алай гына да түгел, дустың өчен дә җавап тотачаксың. Имансыз, тәрбиясез кеше белән дус булгансың икән, кыямәт көнендә зур хәсрәткә дучар булырга мөмкинсең. Коръәндә болай диелә: «Ул көнне Коръән белән гамәл кылмаган залим кеше, чарасызлыктан кулын тешләп: «Их, пәйгамбәргә ияреп, Аллаһ юлыннан киткән булсам, – дип үкенер. – Ни аяныч миңа, ни үкенеч, теге кешене (мөртәтне) дус итмәгән булыр идем. Ул мине зекердән (Коръәннән, иманнан, пәйгамбәрдән) биздерде. Шайтан инсанның (башына бәла килгәч) берүзен упкынга ташлап качучы зат икән». Ягъни гөнаһ кылып йөрүчеләр белән дус булсаң, синең дә күңелең берзаман шул гөнаһка авышачак. Бу дөньяда алар синең белән дус булырлар, тик ахирәттә ярдәм итә алмаслар.
– Нинди кешеләр белән дуслашу хәерлерәк?
– Алда әйтеп үткәнемчә, чын дус – сине бер караштан аңлаучы кеше ул. Ул сине ничек бар шулай кабул итә. Дуслык ышаныч, ихласлык һәм уртак кыйммәтләргә нигезләнә. Дустың үзеңнән яхшырак булсын, дигән гыйбарә дә бар бит. Дус булган кеше сине төптән күтәрергә яки киресенчә, упкынга өстерәргә мөмкин. Шуңа күрә иманлы, тәрбияле, белемле дусларны сайларга кирәк. Чын дусны кирәк булганга түгел, күңел кушканга табалар. Бүген бу – табиб, аның кирәге чыгар, аны дус итим әле, монысы – түрә, аның белән дә араны суытмыйм әле, дип эш итәләр. Болар – дуслар түгел. Дус ул синнән нидер көтми, ярдәме кирәк булса, син чакырганчы ук килеп җитә.
Гыйбрәт ал!
Иң күп гыйбадәт кылучы сахабә Әбү Дарда була. Хатыны әйтүенчә, Әбү Дарданың 360 ка якын дусты булган, ул алар өчен төнге намазларында дога кылган. Хатыны моның сәбәбен сорагач, Әбү Дарда: «Әгәр бер мөселман янында үз кардәше юк чакта аның өчен изге дога кылса, Аллаһы аңа фәрештә җибәрә һәм ул: «Әмин, үзеңә дә шул дога булсын», – дип әйтә», – дип җавап биргән.
Хәмдүн әд-Дәлләл кәгазьгә 300 дустының исемен язган һәм һәр төнне алар өчен изге дога кылган. Төннәрнең берсендә кәгазен куеп йоклап киткән. Шул ук төнне төшенә бер дусты керә һәм: «Бүген төнлә шәмеңне кабызмыйсыңмыни?» – ди. Хәмдүн, йокысыннан торып, тизрәк шәмен кабызган һәм кулына кәгазен алган.
Хәдисләр
«Кеше үз дустының динендә булыр, шуның өчен ул үзенә дус булачак кешенең холкын белсен».
«Мөселман үзенең кардәшеннән киселеп, өч көн торырга тиеш түгел. Алар үпкәләшүләре сәбәпле, очрашкач та, һәрберсе үз ягына карап, ике якка китеп баралар. Аларның иң яхшысы башлап сәлам биргәне булыр».
«Дустыңны уртача ярат, чөнки ул беркөнне синең дошманыңа әйләнергә мөмкин. Дошманыңны да уртача ярат, чөнки ул беркөнне синең дустыңа әйләнергә мөмкин».
«Гадел, яхшы дус – ислемай сатучыга, ә начар иптәш тимерче күреген өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай сатып алачаксың, яки сиңа аннан килгән хушбуй исе сеңәчәк. Күрек өрдерүчегә килгәндә, ул яки синең киемеңне яндырачак, яки син аннан үзеңә яман ис ияртәчәксең».
«Кеше үз дустының юлындадыр. Кем белән дуслашуыңа игътибарлы бул!»
«Әгәр өч кеше бергә булсагыз, арадан икегез яшерен рәвештә сүз сөйләшмәсен. Әгәр күп булсагыз, ул вакытта икегезнең генә серләшүегездән зарар булмас».
Мин керсәм, ул чыгып торыр...
Адәм галәйһиссәламгә җан иңгәч, ул уң ягына караса, бик гүзәл зат күрә һәм: «Син кем?» – дип сорый. «Мин – сәламәтлек», – ди әлеге зат. Адәм (г-м): «Син кая керерсең?» – ди. «Мин синең тәнеңә керермен». «Кер», – ди Адәм (г-м). Шуннан соң сул ягына караса, бик ямьсез бер зат күрә һәм: «Ә син кем?» – дип сорый. «Мин – авыру, чир», – ди икенче зат. «Син кая барырсың?» – ди Адәм (г-м). «Мин синең тәнеңә керермен», – ди ул. «Анда сәламәтлек бар бит», – дигәч, «Мин керсәм, ул чыгып торыр», – ди чир. «Син – шундый күңелсез зат, миңа ничек керерсең соң?» – дип сорый Адәм (г-м). «Мин синең яраткан әйберләрең аркылы керермен», – дип җавап бирә чир.
Кемдер баллы, кемдер тозлы, кемдер, гомумән, күп ашарга, кемдер күп йокларга ярата, берәү тәмәке тарта яки аракы эчә, берәү көн-төн телевизор-компьютер каршында утыра... Хакыйкатьтә әнә шул зарарлы гадәтләребез аркылы безгә авыру-чир килә. Ахыр чиктә яхшы табиб, дару, укол яки система дип чабулый башлыйбыз. Ә бит уйлап карасаң, безгә яшәү рәвешен генә үзгәртергә кирәк...
(Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез