Шул уңайдан Тинчурин театрында. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектакле уйнала. Әлеге тамаша алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров юбилярны котлап чыгыш ясады һәм конгрессның иң олы бүләген – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале — ул татар халкы алдындагы казанышларны һәм милли үсешкә керткән өлешне тануның иң югары иҗтимагый бүләкләренең берсе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез