Билгеле инде, мине йөзем генә күренеп калырлык итеп киендерделәр, чәч бөртегенә кадәр чыгып калмаганмы дип тикшерделәр, үзем белән алып килгән әйберләр барысы да күрше бүлмәдә калды. Куркынычсызлык кагыйдәләре тулысынча үтәлергә тиеш.
Бер наркоз белән икенчесе арасында эшләүче табибның да күзләре генә күренеп тора. Өстәл өстендә 60–70 яшьләр тирәсе ир-атны ике хирург, шәфкать туташлары әйләндереп алган. Хирургларны борчымаска тырышып, Гөлназ Фәргатовна күрсәткән урындыкка утырам. Ул үзе аппарат яныннан китмәде, бер тапкыр да утырмады. Операция өстәленә карамас өчен яным белән борылам. Бүлмәдә салмак кына музыка уйный. Абдоминаль, ягъни эчке органнар хирургиясе бүлеге бу. Инде сак кына әзерләп килгән сорауларыма күчәм.
Һөнәргә килү
– 19 ел эшлим инде. Гаиләдә беренче генә табиб түгел мин. Әтием – хирург-травматолог, әбием табиб-гинеколог булган. Лениногорск районында туып үстем, Казанда медицина университетында белем алдым. Алты ел укыгач, анестезиология белгечлеге буенча ординатурага укырга кердем. 2005 елдан бирле монда – РКБда эшлим. Беренче һәм хәзерге эш урыным бу минем.
Беренче наркоз
– Ординатурада укыган чагым. РКБда эшли дә башлаган идем инде. Остазым Валентина Васильевна Иванычева: «Әйдә, үзең», – диде. Калтыраган куллар белән тотындым. Беренче тапкыр бик яхшы да чыкмагандыр инде, әмма тәҗрибәле табиб янында өйрәнмәсәң, аннары, үзеңә генә калгач, нишләргә кирәк? Яшь анестезиолог нәрсәдән курыкканын яхшы аңлыйм. Дөрес доза бирмәү куркыныч, дип уйлый пациентлар. Юк шул... Ларингоскопны сулыш юлына кертергә кирәк, интубация дип атала бу процесс. Трубкалар төрле размерда була. Тәҗрибәле табиб аны 30 секунд эчендә эшли. Ул вакытта кеше суламый. Озакка сузсаң, кешенең гомере өзелергә өч минут җитә. Шул куркыта да инде. «Катлаулы интубация» дигән төшенчә дә бар хәтта. Бу эшнең кагыйдәләрен белмәгән яшь анестезиологлар авыр хәлгә калалар. Кеше йоклап китсен өчен башта кан тамырына наркоз бирелә. Аннары гына трубка куела. Менә бу абыйның тамырлары күренми дә инде, күп операцияләр кичергән ул. Андый очракта эчке кан тамырына үзәк катетер куябыз. Ординатор үзе беренче тапкыр эшләде (яшь кенә кызга ишарәли). Авыр, әмма өйрәнәсе инде. Үзеңә генә калгач башкара алмасаң, бу синең репутацияңә дә йогынты ясарга мөмкин. Ике елда өйрәнеп, сорап, эшләргә җирлек әзерләргә кирәк.
Наркозның артыгын биреп буламы?
– Операциягә кергән һәр кешене борчый бу сорау. Азрак бирсәләр, тиз уянырмын да барын да сизеп ятармын, күбрәк бирсәләр, уяна алмамын, дип кайгыралар. Хәзерге аппаратлар белән эшләнгән анестезиологиядә андый очраклар була алмый. Без бөтен параметрларны тикшереп, экран аша карап торабыз. 3–5 минут саен ЭКГ, кан басымы, канда кислород үлчәнә. Хәтта спазмнар башланса, мускулларга релакс ясап тору мөмкинлеге бар. Бөтен параметрлар минем күз алдында. Хәтер начарайды, организмнан наркоз озак чыкты, ди кайберәүләр. Заманча наркозның сәламәт, зыянлы авырулары булмаган кешегә тискәре йогынтысы юк. Бер наркоз кешенең фәлән ел гомерен ала дигән уйдырма да бар. Юк, бер көнен дә алмый, гомерен дә кыскартмый.
Иң озак наркоз
– 12 сәгать буе дәвам иткән наркоз булды. Эчәгесе үткәрми иде ул кызның (кишечная непроходимость). Операция төне буе барды, иртәнге якта гына ясап бетерделәр. Наркоз да бертуктаусыз бирелә. Операция ничә сәгать барса да, мин беркайчан да бүленмим, хәтта су да эчмим. Тынычлап йоклар өчен миңа барысын да тиешенчә эшләү кирәк. Операциядән соң пациентның хәлен белешеп тору да гадәткә кергән инде. Көнгә, гадәттә, 3–4 тапкыр наркоз ясыйм. Анысы инде операциянең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына бәйле. Кайбер операциядән соң уйлаудан туктап булмый. Ятар алдыннан да уйлыйм, хирурглар, реаниматологлар белән язышып алам. Эштә ишекләрне ябып чыгып китеп кенә уйлардан арынып булмый. Йокламаган чакларым да була. Кешенең гомере безнең кулда булгач...
Өзелгән гомерләр...
– Планлы операция вакытында андый очраклар булмый, Аллага шөкер. Кичектермәс операция вакытында реанимация ясаган бар, әмма һәрберсендә пациентларның гомерен саклап калдык. Операция бүлмәсеннән озаткач өзелгән гомерләр бар... Ул безнең эшкә генә бәйле түгел. Тиз арада ясалганда барлык куркынычларны да урап узып булмый. Аның йөрәк я башка авырулары да булырга мөмкин бит. Ә инде планлы операция вакытында без мондый очракка җиткермәс өчен барысын да эшлибез. Анамнез, ягъни авыру тарихы белән танышкач, операция куркыныч тудырганын аңлатам, тагын бер кат уйларга, якыннары белән киңәшләшергә кушам.
Операция алдыннан
– Анестезиологның тавышыннан, интонациясеннән, йөзеннән үк нидер аңларга тырыша пациентлар. Палатага кергәнче анамнез белән танышам. Хирурглар белән нинди күләмдә операция ясалачагын алдан сөйләшәбез. Пациент янына кергәндә мин аның турында инде бераз беләм, нинди анестезия ясалачагын да аңлыйм. Иң беренче чиратта каршымдагы кешенең йөзенә, муенына карыйм. Катлаулы интубация куркынычын билгеләргә тырышу инде бу. Гомумән, урамдагы кешеләрнең дә муенына игътибар итәм. Менә шундый һөнәри үзенчәлек. Калын муенлы кеше булса, эчтән генә сөенәм. Ничек кенә булса да, бөтен хисләр эчтә кала, пациент янына ачык йөз белән керәм, ул минем тыныч икәнлегемне генә күрә.
Операция өстәленә яту – стресс ул. Кеше сабый бала халәтенә кала, бөтен әйбердән шикләнә. Минем психолог белемем дә бар. Кеше белән сөйләшеп, тынычландырырга тырышам. Кулыннан да тотып торам, сыйпап та алам. Гаиләсе, балалары турында сорашам. Шундый гади генә әйберләрдән кеше тынычланып кала. Тамырга энә кертүдән дә курка кайберәүләр, аңнарын югалткан егетләр дә бар. Операция бүлмәсендә еш кына музыка уйный. Аны хирурглар да, пациентлар да ярата, киеренкелектән арынырга булыша ул. Мин үзем аны ишетмим дә, эшкә биреләм.
Операция алдыннан пациент тыныч булса, безнең эшне бик җиңеләйтә. Тәвәккәлләгәнсең икән, Аллаһка, табибларга үзеңне тапшырырга кирәк. Комачаулап, борчылып, истерикага бирелү безнең эшне катлауландыра гына.
Истә калган очраклар
– Бер пациентны хәтерлим. Панкреонекроз иде аның. Ягъни ашказаны асты бизенең тукымалары таркала башлый, үлем куркынычы тудыра. Бала тапканнан соң килеп чыккан хәл бу. Без ул 22 яшьлек әнине 13 тапкыр операциягә алдык. Чаллыдан икәнен дә, фамилиясен дә хәтерлим. Исән калды, шөкер. Күрсәм, күпчелек пациентларның йөзен таныйм, фамилияләрен хәтерлим. Кайберсенең операциясе дә искә төшә.
Хәзерге анестезиология элеккедән аерыламы?
– Әлбәттә, чагыштырып та булмый. Наркозны кан тамыры аша биреп тора идек бит элек. Заманча аппаратлар, ингаляцияне газ белән генә бирәбез, аның белән эшләве бик җиңел. Мин эшли башлаганда ларингомаска да юк иде, бу кадәр күрсәткечләрне дә күрми идек. Әллә яшьлек куркытты микән?
Гаилә
– Ирем белән ике ул үстерәбез. Кече улым аеруча горурлана минем белән, эш турында сөйләгәнне ярата, табиб булырга хыяллана. Әмма алай булуын телим дип әйтә алмыйм. Төннәрен эшләргә авыр, хатын-кызга бигрәк тә. Нинди генә катлаулы операция булса да, өйдә мине икенче смена көтә, әни булуны кичектерү мөмкин түгел. Балаларым муенымнан кысып кочаклаганда бөтен әйбер онытыла.
Интуиция
– Кайбер вакытта операцияне кичектерүне сорыйм. Хирургларны кисәткәнем дә бар. Шикләрем дөрес булып чыга, мине тыңлыйлар. Эшемне «бисмилләһ» белән башлыйм, хирургларга да шулай кушам.
Операция тәмамланып килә, наркозны киметәләр. Соңгы җөйне салганда пациент инде уянырга тиеш. Хәзер бу абзый уяныр да баш очында гомере сагында торган, ягымлы күзләре генә күренгән ак халатлы фәрештәне исенә дә төшермәс. «Бар да яхшы булыр», – дип озатып та кала, яңадан терелтә дә алар. Ә без кешенең яшәү белән үлем арасындагы халәтен саклаучыларга еш кына рәхмәт тә әйтә алмый калабыз шул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез