Газетага язылу

«Минус»ка күчәбез: Татарстанда төнлә салкыннар көтелә

Суытты: узган атнадагы җылы һава торышын арктик антициклон алыштырды. Татарстанда эш атнасы тәмамланганчы тотрыклы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура «–» тамгасы белән булачак.

Чәршәмбе – 21 октябрьдә көндез температура +8...+13 градусны тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә исә –4...+1 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе – 22 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә –2...+3 градусны күрсәтәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, 23–24 октябрьдә дә Татарстанда һава торышы әллә ни үзгәрми. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +9...+14 градуска кадәр җылыначак. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре