Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры бу көннәрдә премьерага әзерләнә. Раил Сафин әсәре буенча куела торган «Күпер» спектаклендә баш рольне уйнаячак ул. Илдус Габдрахманов белән иҗаты, балачак шуклыклары һәм яшь калу серләре хакында сөйләштек.
– Илдус, без якташлар да бит әле: син – Апас егете. Мәктәптә укыган елларда район үзәгенә концертлар белән барганда безгә укытучылар: «Менә бу – безнең Илдус Габдрахманов, бик сәләтле ул», – дип горурланып сөйлиләр иде. Аркасына гитарасын аскан тиктормас егет булып истә калгансың. Балачактан ук ничек «Апас йолдызы» булып киттең?
– Йолдыз булмаганмындыр инде, хәзер дә үземне йолдызга санамыйм. Без балачактан сәхнәдә үстек. Мин яшәгән йорт ике катлы, сигез фатирлы, Апастагы беренче таш йорт иде. Аның янында ук Пионерлар йорты, музыка мәктәбе, юл аркылы гына Мәдәният йорты. Әни Пионерлар йортында вожатый булып та эшләде. Мине өч тапкыр музыка мәктәбенә – ике тапкыр баянга, бер тапкыр пианинога биреп карадылар. Ләкин урамда уйныйсы килә бит – мин аны тәмамламадым. Моңа хәзер бик үкенәм. Тик терсәк якын да, тешләп булмый. Хәзерге үсмерләргә дә киңәш итеп әйтәм: укырга бирәләр икән, тәмамларга, барысын да вакытында өйрәнергә кирәк. Мәдәният йортына бию түгәрәгенә йөрдем. 4 нче сыйныфта укыганда микән, халык театрын җитәкләргә Миләүшә апа килде. Әле менә быел районда ул театрның 55 еллыгын, безнең якташыбыз, театр артисты, педагог Асия апа Хәйруллинаның 105 еллыгын билгеләп үттеләр, беренче тапкыр аның исемендәге халык театрлары фестивален оештырдылар. Без менә шул Апас мәдәният йортының халык театрында үстек инде. Спектакльләрдә уйнадык, сәхнәне бик ярата идем.
– Музыка мәктәбендә укымадым, дисәң дә, гитарада уйнарга өйрәнгәнсең.
– Музыка мәктәбен абыем Рөстәм тәмамлады. Ул хәзер мәрхүм инде. Бөтен уен коралларында – гитарада да, баянда да, курайда да уйный белә иде. Абыем җырлар да язды. Аның бер-ике язмасы миндә саклана әле. Ә гитарада уйнарга 9 нчы сыйныфта өйрәндем. Шифаханәдә ял иткәндә, бер егет гитарада уйнап җырлады. Миңа ул җыр бик ошады, өйрәнәсем килде. Палатада барыбызга бер гитара иде. Көн саен кайтабыз да, кем өлгерә – шул гитараны шыңгырдатып утыра. Музыка мәктәбенә йөргән булсам, мин тизрәк тә өйрәнгән, әйбәтрәк тә уйнаган булыр идем. Соңгы елларда менә музыка мәктәбенә йөреп, ноталар белән уйнарга өйрәнәм. Ләкин хәзер бик авыр, яшьтән өйрәнергә кирәк шул.
– Урамда уйнарга яратам, дидең, бик шук малай булгансыңдыр...
– Әйе, шук идем. Кызык хәлләр дә булгалады. Ул вакытта Апаста бию кичләре урамда уза, «пятачок» дип атала торган урын бар иде. Абый да анда вокаль-инструменталь ансамбльдә уйнады. Ә без шул тирәдә чабып йөрибез. Бию урыны рәшәткә белән әйләндереп алынган. Шул рәшәткә аша кызларның аякларын кычыткан белән чага идек. Аннары куып тотып бераз кирәкне бирәләр иде инде...
– Мәктәптә дә укытучыларга тынгылык бирмәгәнсеңдер?
– Мин кызлар яраттым. Килеп кочаклый идем дә кача идем. Безнең сыйныф бик дус булды. Әле дә елга бер-ике тапкыр классташлар белән очрашабыз. Премьераларыма да киләләр. Дуслыгыбыз бик көчле. Хәтта сыйныф җитәкчебез Гөлфәния Бариевна да, безнең сыйныфны чыгарганнан соң, башка сыйныф алмады. Без бер гаилә булып яшәдек.
– Һәр артистка да Щепкин училищесында белем алу бәхете тәтеми. Ә сиңа мондый бәхет елмайды. Мәскәүгә ничек барып эләктең?
– 9 нчы сыйныфтан соң Казан театр училищесына керергә дип документларны җыйган идем инде. Ул вакытта шундый заман: тулай торагы да юк, туганнарда яшәү барыбер уңайсыз, аннары группировкалар чоры да... Миңа: «Монда йөрмә әле син. Унынчыны тәмамла, аннары карарбыз», – диделәр. Бәлки бу Аллаһы Тәгаләнең бер билгесе дә булгандыр. Унынчы сыйныфны тәмамлар алдыннан мәктәптә белдерү элеп куйдылар. «Щепкин училищесына Камал театрында студентлар җыялар» дип язылган иде. Күрдем дә режиссер Миләүшә апага барып әйттем. Ул мине әзерләде, имтиханнарга да ияреп барды. Без анда берничә кеше идек. Илсөя Төхвәтуллина белән без – сыйныфташлар, Әмир Камалиев белән шунда таныштык.

Имтиханда безне карарга 60 лап кеше җыелды. Чөнки Щепкин училищесына бу икенче тапкыр төркем җыю иде. Беренчесе – Камал театрының танылган, әйдәп баручы артистлары Ринат абый Таҗетдинов, Равил абый Шәрәфиев, Әзһәр абый Шакиров төркеме. Аларны укыткан Владимир Константинович Смирнов та безне карарга үзе килде. Имтиханның беренче көне иң авыры булды. Шигырь, аннары мәсәл сөйләдем. Шуннан кызыклы бер күршемне күрсәтергә сорадылар. Дәү әнинең күршесендәге әбине күрсәттем. Сораулар бирә башладылар. Мәскәүдән килгән укытучы Наталья Алексеевна Петрова: «Кем ул Шекспир?» – ди. Уйлап утырам, композиторлар Шостакович, Шопен искә төшә... «Композитор», – дим. Тып-тын утырдылар да көлә башладылар. «Илдус, Шекспир ул – драматург», – диләр. Ә мин эчтән генә «укырга кирәк» дим. Каушап та калганмындыр. Миләүшә апа безгә сөйләгән инде аны – бер колактан кергән, икенчесеннән чыккандыр. Тагын бераз сораулар бирделәр дә чыгарып җибәрделәр. Булмады, кайтып китәргә кирәк булыр, дип уйладым. Барысын да тыңлап бетергәч, исемлекне чыгып әйттеләр, анда минем фамилия дә бар иде.
Училищега кергәндә Шекспирның кем икәнен белмәсәм дә, соңыннан аның әсәрләре буенча спектакльләрдә әллә ничә тапкыр уйнарга туры килде.
– Камал театрында эшли башлагач, Илдус Габдрахмановны тамашачыга таныткан ролең кайсы дип саныйсың?
– Әлбәттә, Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре»ндәге Тукай роле. Мәскәүдән кайткач, иң беренче Таҗи Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы»нда комсомол егетләрне уйнадык. Бу Фәрит Бикчәнтәевнең икенче диплом спектакле иде. Без, чыгып, такмаклар җырлый идек. Мин әле анда беренче тапкыр «степ»ны да биедем. Беренче алкышларны да менә шунда ишеттем.

Ә «Казан егетләре»н бик тиз әзерләдек. Ул Кече зал өчен генә дип эшләнде. Беренче премьерасы Балык Бистәсе районының бер авылында 21 майда булды. Бик кызык килеп чыкты ул. Уйный башладык, залдагы халык һәр сүздән шаркылдап көлә, алар көлгәч, без көләбез... Тамашачыдан андый реакция булыр дип уйламаган идек. Аннары премьера театрда өч көн барды. Һәм шул көннәрдә зур ажиотаж булды. Сезон ябылгач, районнар буйлап та күрсәтеп йөрдек, спектакль гөрләп барды. Көзгә «Казан егетләре»нә кассада билет юк иде инде, залдагы баскычлар да кеше белән тула иде. Шуңа да мине таныткан роль Тукай дип саныйм, аннан кала Шекспирның «Ромео һәм Джульеттасын»ндагы Ромео.
– Гадәттә, артистлар «Кайсы ролеңне яратасың?» дигән сорауны яратмыйлар. Мин икенчерәк төрле сорау бирим әле. Сәхнәдә ролеңне уйнаганда синең иң яратмый, эчеңне пошыра торган нәрсә бармы?
– Төрле вакыт буладыр, төгәл генә әйтеп булмый. Эчке дөньядан да тора бит ул. Кайвакыт үзеңне ролеңә әзер түгел кебек тоясың да ялгышлар эшләп куясың. Менә шуны яратмыйм. Без бит – тере кешеләр. Кинода төшкәндә, нидер ошамаса, яңадан төшерергә була. Ә театр сәхнәсендә алай эшләп булмый. Ялгыштың икән, ул шулай калачак. Шуңа күрә ролеңә әзерләнеп килергә, син үзең дә спектакльгә әзер булырга тиеш. Гади тормыштагы хәлеңне тамашачы күрергә тиеш түгел. Сәхнәдә һәрвакыт бертөрле генә дә уйнап булмый, образ төрлечә килеп чыга. Һәм ул мизгелләрнең кабатланмас булуы әйбәттер дә.
– Киләсе елга юбилеең – 60 яшь тула. Гомер үтә, яшь белән бергә артистның рольләре дә үзгәрә, кими дә. Менә бу күчеш чорын син ничек кичерәсең?
– Нормаль кичерәм. Аллага шөкер, рольләрем булды. Шекспирның Ромеосын уйнау да бөтен артистка тәтеми. Мин бәхетлемен. Рольләрем юк, миңа роль бирмиләр, дип беркайчан да зарланып йөргәнем юк. Артист андый вакытта да тик утырырга тиеш түгел, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Монда булмаса, Аллаһы Тәгалә башка җирдә барыбер бирә, юлны ача. Кайчагында концертлар була, кинода да рольләр килеп чыгарга мөмкин.
Минем рольләрем булды, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак. Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Зарланып, гайбәт сөйләп йөрергә яратмыйм. Нәрсәгә кирәк үз-үзеңне ашау?! Ул бит сәламәтлеккә зыян сала.
Бу көннәрдә мин репетицияләрдә. 6–8 ноябрьдә Раил Сафин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев «Күпер» спектаклен чыгара. Анда төп рольне – Почтальонны мин уйныйм. Ул 15 ел элек үлгән әбинең пенсиясен үзенә алып ята. Алга таба нәрсә булганын сөйләмим, тамашачыларны көтеп калам.
– Син – Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә төшерелгән фильмнарда да уйнаган артист. Режиссерлар сине ярата. Кино сәнгате синең өчен нәрсә ул?
– Миңа кинода төшү процессы бик ошый. Иң беренче төшкән фильмым туксанынчы елларда булды. Ул «Тень Алангасара» дип атала. Казанда Валерий Севастьянов дигән оператор бар, ул чакырган иде. «Ромео һәм Джульетта»ны карарга режиссер белән килгәннәр дә, аны карагач: «Син пробага килә аласыңмы?» – дип сорадылар. Борынгы удмуртлар турындагы фильм иде ул. Килдем. Агачка бәйләп куйдылар да башка ырудан килгән разведчик кебек кешене уйнарга куштылар. Текстны сөйли башладым. «Уйнама, камерага уйнарга кирәкми», – диләр. Ничек инде уйнарга кирәкми? Өч сәгатьләп минем белән газапландылар да, гафу итегез инде, дип китеп бардым. Шуның белән онытылды. Бер елдан соң: «Син рольгә үттең», – дип шалтыраттылар. Шаккаттым. Өч ел төшерделәр аны.

Аннары «Прорыв» фильмының продюсеры Вячислав Давыдов: «Миңа татар десантчысын уйнарга бер егет кирәк», – дигәч, Валерий Севастьянов аңа мине тәкъдим иткән. Фото җибәрдем дә, шуның буенча сайлап алдылар. Ул фильмны тамашачы бик әйбәт кабул итте, әле дә хәтерлиләр. Әле өч ел элек Мәскәү зоопаркында йөргәндә бер егет фотога төшәргә сорады. «Сез «Прорыв»та уйнадыгыз бит», – ди бу. Танып алган, шундый рәхәт булып китте.
– Синең тагын бер сәләтең бар бит. Бию җене кайчан кагылды?
– Туганнан бирледер инде ул. Бишектә ятканда да биләүләрне алып атып, каяндыр тишек табып, идәнгә шуып төшә торган булганмын дип сөйлиләр иде. Сикерергә, чабарга, биергә балачактан яратам.
Хәрәкәттә булу миңа рәхәтлек бирә.

Апаста бию түгәрәгенә йөрдем. Ә чын биюче станоклары Щепкин училищесында эләкте. Бию укытучысы шунда: «Син балет биючесе була алыр идең», – диде. Хореография училищесында биргән булсалар, бәлки мин балет биер идем.
– Хатының Сәлимә белән дә сезне бию кавыштыргандыр...
– Сәлимә Камал театрына хореограф буларак килде. Мәдәният институтының соңгы курсында укыганда: «Камал театрында студентлар белән эшләргә кемнең теләге бар?» – дип сораганнар. Беркем дә теләмәгән, ә Сәлимә ризалашкан, үзен сынап карыйсы килгән. Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев укыган курска, бию алып барырга дип, Фәрит Бикчәнтәев чакырган булган. Әкренләп Сәлимә спектакльләргә дә биюләр куя башлады, һәм аны эшкә алдылар. Ул вакытта бездә «Биюче» спектакле чыкты. Ә без беренче тапкыр «Боз астында дулкын» спектаклендә эскәмия өстенә басып биедек. Шул вакытта бер-беребезне ошатканбыздыр да, аннары ул олы мәхәббәткә әйләнгәндер. Чөнки хәзер бер-беребездән башка бер көн дә яши алмыйбыз дияргә була. Сәлимә булмаса, бу дәрәҗәгә үсеп җитәр идем микән? Ул – шулкадәр ышанычлы терәк. Минем 90 процентым – Сәлимәдер. Моны чын күңелдән әйтәм.


БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез