Шунда тарихчы галимнәрдән кемдер: «Гөлзадә җырчы гына түгел, ул – моң илчесе. Аның тавышы тарих төпкеленнән килгән моң белән сугарылган. Анда әби-бабаларыбызның язмышы да, сөенеч-көенечләре дә иңрәп ишетелә. Шул авазларны үткәннәрдән бүгенгегә генә түгел, киләчәккә дә тапшыра җырчы», – дигән фикер әйткән иде.80 яшьлек юбилей чараларын да Гөлзадә апа туган авылыннан башлады. Дөресрәге, хөрмәт итеп, аныавылдашлары үзләре чакырган. Аннан соң шундый ук чакыру Бөтендөнья татар конгрессыннан да килә. Анда аның иң якын дуслары җыела. Нәкъ менә шунда Гөлзадә апа белән сөйләшеп алырга җай чыкты да инде.

– Риваятьләрдән чыгып әйтсәк, сезнең авылда,Яхъя хәзрәт кебек, могҗиза ияләре яшәгән. Алар дәвалау серләрен дә белгәннәр, хәтта кыш көннәрендә идән астында җиләк тә үстергәннәр. Шуңа аларны «Шекә пәриләре» дип зурлаганнар да инде. Ягъни мәсәлән, гади кешенең кулыннан килми торган эшләрне башкарганнары өчен булып чыга. Шуңа күрә сезне дә «моң илчесе» дип атауларына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Тирән, нык тамырлы, рухи яктан бай нәсел дәвамчысы икәнлегегез күренеп, сизелеп тора...
– Чыннан да, җырчы дигәндә, мин халык алдына чыгып җырлауны гына күз алдына китермим. Беренче чиратта без тарихыбыз аһәңнәрен, элеккедән килгән матур сыйфатларны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Аллаһы Тәгалә бүләк итеп җырларлык тавыш, моң биргән икән, бу юкка гына түгел бит инде. Һәрхәлдә, халыкка хезмәт итүне мин төп миссиям дип бәялим.

– Шулай да җыр дөньясына кереп китү сезнең өчен бик катлаулы булган...
– Кеше үҗәт булса, чигенмәсә, барыбер морадына ирешә икән. Балачактан сәхнә дип җенләндем мин. Тик җырлаганга әти бик нык ачулана иде. Әле дә исемдә: җәй көне кунак кызлары белән мунчада концерт оештырдык. Әни белеп алды инде бу хакта: «Әтиең кирәгеңне бирәсинең», – диде. Шулкадәр курыктым, күзенә күренмим дип, яңа мунча бурасында ике көн яттым. Мәктәптә укыганда да укытучыларның концертларда бик катнаштырасы килде, әмма әтидән шикләнделәр. Аптырагач, берәр укытучы әти янына барып, сөйләштереп тора, мин шул арада тиз генә барып, җырлап ала идем.
Мәктәпне тәмамлагач, театр яки музыка училищесына укырга керергә хыялландым. Әмма кая инде ул? Хәтта авыз ачып сүз әйтергә дә ярамады. Хәзерге акылым белән мин аның ни өчен каршы килгәнен дә аңлыйм. Артист тормышы җиңелләрдән түгел. Аек акыл белән уйлап, шул дөньяга кертеп җибәрәсе килмәгәндер. Әмма мин барыбер шушы юлдан китәр идем, чөнки башкача яши алмаган булыр идем.

Үз авылыбызда мәктәп җидееллык кына иде. Бик укырга теләсәм дә, әтием мине беркая да җибәрмәде: фермага сыер саварга кертте. Эштән курыккан юк инде анысы: сигез балалы гаиләдә эшләп яшәргә өйрәндек. Дүрт ел сыер саудым. Әле ярый шул елларда авылда кичке мәктәп ачылды. Беррәттән аны да тәмамладым. Бик җайлы булды. Укырга йөргәндә, фермадан кайтып җитә алмау сәбәпле, беренче булып куелган рус теле дәресләренә өлгерә алмадым. Рус телен әллә ни белмәгәч, күршедә генә яшәүче директор абый ветеринария институтына керергә тәкъдим итте. «Анда балларың җитмәсә дә кереп була», – диде. Әти анда да җибәрмәде. Күрше кызы белән качып киттек. Институтны тәмамлагач, юллама буенча Ташкенттагы кошчылык фермасында өч ел ветеринар булып эшләдем. Анда да җыр-моңсыз түзә алмадым: яшьләрне җыеп, «Дуслык» ансамбле оештырдым. Һәр шимбә-якшәмбе концерт куярга чыгып китә идек, шулай итеп Үзбәкстанны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Өч елдан соң Казанга кайттым. Хәзер инде мин үземне чын артист итеп сизәм бит, җырларга да, биергә дә, сөйләргә дә өйрәндем. Кая барырга кирәклеген генә белмим. Шулвакыт Самарада музыкант Риф Сафиуллин (алга таба без аның белән гаилә кордык) төркем җыя икән дип ишеттем. Алты ел буена илебезнең бөтен почмакларын әйләнеп чыктык. Бик авыр булды ул чаклар: аена 25 әр концерт куйдык,чөнки планны тутырырга кирәк иде.
– Илһам абый Шакиров төркеменә ничек эләктегез?
– Риф белән алты ел гына яшәп, гөрләтеп эшләп калдым. Китеп барды. Тормышым тукталып калгандай булды. Сәхнәгә чыгып җырлый алмый башладым. Миңа нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде. Шул көннәрдә Самарага Илһам абый Шакиров концерт белән килеп төште. Аны кунакка чакырдым да зарымны сөйләп бирдем. Ул минем хәлләремне шактый белә булып чыкты. Бераз вакыт үткәч, үз янына чакырды. Илһам абый белән эшләгән еллар гомеремнең иң рәхәт, иҗатымның гөрләп чәчәк аткан вакыты булды. Алып баручы да, җырчы да булдым. «Илһам абый, ничәне җырлыйм?» – дигәч, җырла инде шунда, тыңламый башласалар, керерсең, дип әйтә иде. Аның каравы җитәкчелектән эләкте: «Без сине алып баручы итеп кенә алдык», – дип шелтәләделәр.
Соңрак дүрт ел Әлфия апа Авзалова төркемендә иҗат иттем. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем. 1985 елдан үз төркемем белән опера театрында эшләдем. 15 ел буена үзем программалар төзеп, елына унышар концерт бирдем.
– Мөнәҗәтләр белән кызыксынып китүегез ничек булды?
– 1990 елда Ренат Ибраһимов Рамазан концертлары үткәрде. Татар артистлары төрле-төрле шәһәрләрдә концертлар бирде. Мин Сөембикә образында мөнәҗәтләр башкардым. Мәскәүдә концерт биргәннән соң, берәү яныбызга килде дә дөнья күләмендә үткәрелә торган мәдәни чарага чакырды. Шулвакыт теплоходта йөзеп, беренче тапкыр җиде чит ил күрдем, зур сәхнәләрдә җырларга насыйп булды. Күренекле җырчылар, артистлар, галимнәр белән таныштым. Ул вакытта тарихның ябык битләре күп иде бит. Ә мин рәхәтләнеп сөйләдем, Сөембикә турында да, милләтебез турында да, мөнәҗәтләр дә җырладым. 1992 елда мөнәҗәтләр тупланган диск та чыгардым. Ул елларда аларга бик игътибар итмәделәр, ә мин җыйдым да җыйдым. Мөнәҗәтләр – бик кыйммәтле ядкәр бит. Суфи шагыйрьләр язган, көе белән бергә туган байлык ул.
– Байлык дигәннән, җыелган хәзинәләр сез төзегәнике музейга гына сыеп та бетми торгандыр?
– Беренчесен мин музей дип башламаган идем. Студиянең бер бүлмәсенә төрле төбәкләрдә, чит илләрдә йөргәндә кулга кергән әйберләрне җыя бардым. Анда ниләр генә юк инде хәзер?! Өс киемнәре, музыка уен кораллары, дисклар, китаплар, бүләк ителгән көнкүреш әйберләре... Кызым Резеда (ул – тарих фәннәре кандидаты) белән күбесен авылдагы музейга алып кайттык. Шундакайтаруны урынлырак дип таптык, чөнки анда минем тамырларым, авылдашларым, якташларым... Музей төзү турында сүз чыккач та кызым: «Әни, без аны Шекә тарихына, Шекә кешеләренә багышларга тиешбез», – дигән иде. Бәләкәй чагында ул Шекәдә үсте. Ел саен каникулга да кайтып йөрде. Хәзер дә бер танышына: «Шундый музей ясадык, атна саен «попутка» белән кайтып йөрим. Бик тә кайтасы килә Шекәгә», – ди икән. Танышы карап-карап торган да: «Синең җаның Шекәдә калгандыр», – дигән. Без барыбыз да – Шекә балалары.

Өч оныгым – Аммар, Ширин, Мурад татарча камил белә. Мин моңа бик куанам. Өчесе дә дин юлында, бик инсафлы, тәүфыйклы балалар. Ширин инде шактыйданАмерикада яши, шунда тормыш корды. Юбилей уңаеннан кияү белән беренче тапкыр Казанга кайттылар. Бу минем өчен иң зур бүләк булды. Бармаган җиребез калмады. Киявебез бик ошатты Татарстанны. Татарча сүзләр дә белә. Телне өйрәнергә вәгъдә биреп китте. Шуңа шатланып туя алмыйм. Димәк, ул да безнең өммәттән.
...Шекә авылында чишмәләр бик күп. Бервакыт шулай Гөлзадә исемле бәләкәй кыз су чыккан урынга килә дә, чүмеч белән казып, үзенчә су чыгарып утыра икән. Тау башыннан укытучысы Нурания апа төшеп килә. «Нишләп казыйсың аны?» – дип сораган ул. «И-и, Нурания апа, күктә – җидегән йолдыз, җирдә – җиде чишмә, бездә дә җиде чишмә булырга тиеш», – дип җаваплаган кыз. «Борчылма. Син авылыбызның җиденче йолдызы да, чишмәсе дә булырсың», – дип җавап биргән укытучы. Чыннан да, хак сүзләр булып чыккан бу.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез