Газетага язылу

Химия генә түгел: өстәл уеннары аша авыр фән дә җиңел бирелә

Мәктәптә укыганда химия фәне белән бөтен кеше дә дуслаша алмый, хәтта кайберәүләрне куркыта да әле ул.

Химия генә түгел: өстәл уеннары аша авыр фән дә җиңел бирелә

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) доценты, химия фәннәре кандидаты Светлана Шәвәлиева әнә шундый фикердә. Шуңа күрә укучылар өчен химия буенча өстәл уеннары уйлап тапкан ул. Нәтиҗәсе бармы? Яшьләрдә инженер, химик белгечләргә карата кызыксынуны ничек уятырга? Мөгаллимә белән җиңел юлларны эзләдек.

Быел республикада Татарстан Рәисе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Физхим Алгарыш» проекты тормышка ашырыла башлады. Ул химия, физика укытучыларына ярдәм итү, укучыларда әлеге фәнгә карата кызыксыну уятуны күздә тота. Монда түгәрәкләр, профильле сменалар, экскурсия, онлайн дәресләр оештыру да, грантлар бирү дә кергән. 

Светлана Шәвәлиева нәкъ менә шушы проектта катнашып грант откан: аның «Химик өстәл уеннары» проекты «Физхим Алгарыш» республика проекты программасына кертелгән.

– Татарстанның химия үсеше алга киткән республика икәнен беләбез. Химия, нефть сәнәгатенә бәйле оешмалар күп. Димәк, безгә белемле белгечләр кирәк. Бу инде химиклар гына түгел, технолог, проектлар җитәкчеләре һәм башкалар дигән сүз. «Физхим Алгарыш» проектының мөһимлеге дә шунда. Ни өчен дигәндә, балалар математика, физика, химия кебек фәннәрне авырсынып, вузларга әлеге юнәлешләргә барырга әллә ни ашыкмый. Аларга ярдәм кирәк. Проектта  төрле чаралар каралган. Бигрәк тә химия укытучылары җитмәгән мәктәпләр өчен актуаль ул. Шуңа күрә укытучылар яңа проектны көтеп алды, – ди әңгәмәдәшем.

Биш ел элек химиядән өстәл уеннары булдырырга тотынган Светлана Шәвәлиева. Кызык эзләүдән түгел, аптыраганнан башлаган эш икән бу.

– Ун ел элек: «Мультфильмнар ясыйсы гына кала инде», – дип шаярта идем. Хәзер менә шул көн килеп җитте: чыннан да, уен ясыйм, – ди галимә. – Балаларга материалны җиңел итеп өйрәтәсе килә бит. Хәзер менә шәһәр һәм район мәктәпләренә барып, балалар белән уен уйнап йөрим. Соңгы биш айда инде егермегә якын мәктәпкә һәм җәйге балалар лагерьларына барып, 1500 дән артык бала белән уйнап чыктым. Йөздән берсенең булса да химиягә омтылышы туса, мин канәгать.

Мөгаллимә әйтүенчә, укучыларның күпчелегендә химиядән төп белеме юк дияргә була. Моның шулай икәнлеге вузга беренче курска кергән студентлардан да күренә. Укыту шулкадәр генә булганмы, әллә кызыксынулары җитмәгәнме?

– «Химия сүзен ишеткәч, нинди фикерләр туа?» – дип сорыйм укучылардан. Күбесе «курку» дип җавап бирә. Катлаулы, аңлаешсыз күренә, дип әйтәләр. Химияне белер өчен, аны аңларга кирәк. Аңлау өчен, иң башта дөрес итеп өйрәнә башларга кирәк, дип аңлатам, – ди Светлана Шәвәлиева. – Миннән тәки юньле репетитор чыкмады. Ни өчен дигәндә, балалар белән озак эшли алмыйм. Юк, сабырлык турында әйтүем түгел. Төп әйберләрне аңлаткач, бала химиянең куркыныч формулалар җыелмасы түгел, ә  мавыктыргыч система икәнен аңлый. Ә аннары инде ул үзе алга таба бара. Бер укучы миңа: «Света апа, химияне ике тапкырдан да аңлап буламыни?» – дип гаҗәпләнеп сорады. Әйе, мәктәп химиясен тиз арада җиңел итеп өйрәтеп була. Өстәл уеннарын башта студентлар өчен уйлап таптым, аннан укучылар өчен җайлаштырдым. Мәсәлән, «Атомны җый!» дигәнен алыйк. Ул атом төзелешен элементның Менделеев таблицасындагы урыны белән бәйләргә өйрәтә. Бер-ике мәртәбә уйнагач, таблицаның төп идеясе ачылып китә. Ә аны аңлагач, элементларның үзлекләре каян чыкканын күрә башлыйлар.

Молекулаларны да катион белән анионнардан шулай җыялар бу проектта.  Башлангыч сыйныф укучылары өчен химик лото уйлап тапкан Светлана Шәвәлиева. Элементларның исемнәрен һәм символларын өйрәнә торсыннар дигән ният ята аның нигезендә. Домино дигәне органик матдәләрнең классларын өйрәнүдә ярдәм итә. Җиңелгән очракта да өстәл уеннары күп нәрсәне истә калдырырга булыша. Студентлар ниндидер темада төртелеп торганда, уенга тотыналар хәзер остазлары белән.

«Мондый уеннар республикада юк», – ди аларны уйлап табучы Светлана Шәвәлиева. Биш уен янына тагын өчне әзерләү белән мәшгуль ул. Химия дәресендәге иң мөһим темаларны колачларга уйлый. Физика, математика кебек фәннәрдән дә шундый уеннар кирәк дип саный мөгаллим. Билгеле, уеннар җиңел генә тумый анысы. Еллар буе уйлап йөрергә туры килә, уйнаган саен җитешсезлекләрен табып, камилләштерергә дә кирәк әле. Аннары аларны җитештерергә, тиражларга кирәк, монысы чыгымнарсыз да булмый. Әмма балаларга химия фәнен яраттыру өчен болар гына киртә була алмый, билгеле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре