Аның инде арабыздан киткәненә дә – 40 ел. Ләкин Сара апаның җырлары, ул калдырган моң халык күңелендә әле дә саклана. 26 октябрьдә Филармониядә күренекле композитор истәлегенә театральләштерелгән «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты узачак.
Ул Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан оештырыла. Концертның сценарий авторы – Резеда Гобәева, режиссеры –Булат Гатауллин.
Сәхнәдә – Сара язмышы
«Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты – «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан оештырыла торган кичәләр циклының дәвамы. Моңа кадәр Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка багышланганнары узды. Бу эшне башлап йөрүчеләр концертка әзерлек барышы, сценарийдагы кайбер серләрне журналистларга да сөйләде.

– Сара апа Садыйкова – бүген дә безгә яшәү рухын бирүче композитор. Концертка әзерләнгәндә генә дә аның тормыш юлын өйрәнеп, иҗатына чумып хисләнәсең, язмышына шаккатасың. Тамашачы да бу концерттан үзгә бер хис белән кайтып китәр дип тырышабыз, – диде Казан шәһәре вице мэры Гүзәл Сәгыйтова.
Башлыча Сара Садыйкованың популяр җырларына корылган концерт композиторның язмышына бәйле вакыйгалар белән үрелеп барачак. Сценарий авторы Резеда Гобәева аның тормышындагы бик күп кызыклы фактларны барлаган. Ә Сара апаның тормышы катлаулы да, гыйбрәтле дә. Кечкенә генә бер хатын-кызның шулкадәр талантка ия булуы могҗизага тиң бит. Музыкаль сәләтен ачуда татарның беренче композиторы, педагог Солтан Габәшинең роле зур була. Аның киңәше белән Сара Садыйкова Мәскәүдә консерватория тәмамлый, Казанда ачылган опера театры куйган «Сания» татар операсында җырлый. Сара Садыйкова ролен Кариев театрыннан Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина башкарачак.
Сара белән Газиз мәхәббәте
Оештыручылар тамашачы хәтерендә композиторның язмышында зур роль уйнаган ире, танылган режиссер, актер Газиз Айдарскийны да яңартачак. Кызганыч, аның исеме хәзер сирәк яңгырый, урта буын, яшьләр арасында белүчеләр сирәк. Ә бу концерт әлеге ике шәхескә кызыксынуны тагын да арттырыр дигән өмет бар. Сара Садыйкова белән Газиз Айдарскийның мәхәббәт тарихы – үзе бер кыйсса. Резеда Гобәеваның күңелендә Сара белән Газиз мәхәббәте хакында пьеса туар дигән өмет тә бар.

Сара апа өйрәткәнчә җырладык
Сара Садыйкованың иҗатында зур роль уйнаган тагын бер кеше – танылган композитор Салих Сәйдәшев. Ул аны музыка язарга этәрә. Сара Садыйкова Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» җырын иҗат итә. Моң аның күңеленнән чишмә кебек ургылып чыга башлый. Аның 400 гә якын җыры халкыбыз мирасына әйләнә.
Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал Сара Садыйкова җырларының уңышлы булу серенә, аның феноменына мондый аңлатма бирә: «Бүген татар хатын-кыз композиторлар аз түгел. Сара апа алардан нәрсә белән аерыла? Беренчедән, хислелеге белән. Икенчедән, аның кебек моңлы язучылар бик сирәк. Аңа профессиональ белемле җырчы булуы да ярдәм иткәндер. Ул тавышның ничек яңгырарга тиешлеген тоеп язган. Соңгы елларында сәхнәдә җырламаса да, җырларын үзе аша үткәреп язган ул», – дип аңлата Ильяс Камал. «Без Сара апа өйрәткәнчә җырладык», – дип дәвам итә сүзне Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева. Ул – Сара апаны үз күзләре белән күргән, аның белән аралашкан кеше. Җырчы аның хор оештыруын да, кешеләргә карата һәрвакыт ягымлы, кунакчыл булуын да искә алды. Сара Садыйкова – бик күп талантлы җырчыларны, моңлы тавышларны ачкан, аларга татар җыр сәнгатендә юл башларга ярдәм иткән кеше дә.
Һәйкәле кайчан булыр?
Тууына 120 ел булса да, Сара Садыйковага әле һаман да Казанда һәйкәл куелмаган. Соңгы 20 ел дәвамында бу турыда сүз бара, һәм менә инде өмет уты балкый кебек. Әлеге мәсьәләгә Гүзәл Сәгыйтова ачыклык кертте.
– Сара апага һәйкәл куелырга тиешле урын гына да өч тапкыр үзгәрде. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Һәйкәл Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә урнашачак. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга да бу фикер ошады, ул ризалашты. Һәйкәлнең беренче вариантын Рада Нигъмәтуллина ясаган иде. Ләкин кайбер аңлашылмаучанлыклар килеп чыгып, проект туктап калган. Хәзер һәйкәлне сынчы Рим Акчурин эшли. Ул сквер эченә урнаштырылачак, – дип сөйләде ул. Аның сүзләренә караганда, Сара Садыйкова һәйкәле 2027 елның 30 августында ачылачак.
Әлфия Айдарская ни хәлдә?
Сара Садыйкованың исемен, иҗатын оныттырмауда аның кызы Әлфия Айдарскаяның да роле зур. Ул әледән-әле Сара апага багышланган китаплар чыгара, Мәскәүдә аның җырларыннан төзелгән концертларны оештырып тора. Үзенә инде 101 яшь. Бүген дә ул бөтен җиргә бара, кичәләрне дә үзе теләгәнчә уздыра.
Ләкин соңгы көннәрдә интернет киңлекләрендә Әлфия апага бәйле ямьсез язма дөнья күрде. Журналист аның турында «ул ялгыз, аңа ярдәм итүче юк, фатирында тараканнар бар» дип язып чыкты. Бу хәбәрдән соң Гүзәл Сәгыйтова Әлфия Айдарскаяның фатирына барып, хәлнең журналист язганча ук түгеллеген, күпертелгән булуын әйтә.
– Бу мәкаләнең нинди максат белән язылуын ачыкладык. Язылганнарның барысы да дөреслеккә туры килми. Ул әле сөбханалла, энергиясе без көнләшерлек, үз-үзен карарга да мөмкинлеге бар. Күршесе Гөлзада апа да көн саен янына кереп йөри. Әйе, Әлфия апага барыбер игътибар кирәк. Без аны ташламыйбыз. Мондый язмаларны чыгарганчы башта уйласыннар иде. Безне бит башка республикалар да карый, укый. Аларда да тискәре караш барлыкка килергә, «Нишләп татарлар шәхесләренә шундый мөнәсәбәттә?» – дигән фикер туарга мөмкин, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Әлфия Айдарская бу көннәрдә кабат Мәскәүдә узачак концертка әзерләнә. Оештыручылар «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертыннан килгән акчаны да Әлфия апага шул чараның финанс чыгымнарын каплау өчен бирергә җыеналар. Тамашачыларны 26 октябрьдә концертта көтеп калалар. Әлфия Айдарская да концертка кунак буларак киләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез