Фәрит Мөхәммәтшин: “Һәрбер халык, кайда гына яшәмәсен, һәрвакыт үзенең туган телен, мәдәниятен һәм иң яхшы традицияләрен сакларга омтыла”

Дагыстан башкаласы Махачкалада «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» IX парламент форумы ачылды. Аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү советы рәисе урынбасары, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләрен игътибар үзәгенә алган әлеге чара, Федерация Советы тәкъдиме белән, 2009 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел форум танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган. Темасы: «Мәдәни мирас – Россия халыкларының милләтара аңлашу нигезе».

Форум мәйданчыкларында тематик секцияләр утырышлары узды. Фәрит Мөхәммәтшин «Милләтләр, мәдәниятләр, конфессияләр арасындагы хезмәттәшлек һәм дәүләтләрнең, халыкларның дуслыгы» секциясе эшендә катнашты. Парламент башлыгы күпмилләтле Россиядә тынычлык, татулыкны ныгыту өчен мондый форумнарны үткәрүнең мөһимлеген басым ясап әйтте. «Рәсүл Гамзатов, күпмилләтле ватаныбызда халыклар дуслыгының ачык гәүдәләнеше буларак, үзеннән бик бай мирас калдырды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең республикада Рәсүл Гамзатовның шигырьләре татар теленә 1960 нчы елларда ук тәрҗемә ителә башлады, ә аның «Высокие звезды» әсәре Мәскәүдә рус телендә басылып чыкканнан соң бер ел узуга татар телендә дөнья күрде. Рәсүл Гамзатовның хезмәтләре яшьләрне тәрбияләү эшендә гадәттән тыш мөһим».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген күпмилләтле Россиядә халыклар һәм мәдәниятләр арасындагы элемтәләрне үстерүдә гражданлык җәмгыяте институтлары мөһим роль уйный. «Республикабызда яшәүчеләр телләр, традицияләр, гореф-гадәтләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү белән чиктән тыш кызыксына, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Әлеге күпкырлы эшне без Татарстан халыклар ассамблеясы эшчәнлеге аша алып барабыз. Ул инде 30 ел дәвамында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклау, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау өлкәсендәге эшне алып бара. Республикада милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау буенча нәтиҗәле эшләүче оешма бу. Аның абруе елдан-ел үсә».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, һәрбер халык, кайда гына яшәмәсен, һәрвакыт үзенең туган телен, мәдәниятен һәм иң яхшы традицияләрен сакларга омтыла.

«Чит илләргә сәфәрләр барышында республика җитәкчелегенең милләттәшләребез һәм милли-мәдәни автономияләр вәкилләре белән очрашулары безнең республика өчен традициягә әйләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт мондый аралашуга игътибар бирә. «Халык дипломатиясе» Татарстанның БДБдәге партнерлары белән сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар элемтәләрен алга таба үстерүгә ярдәм итә, дәүләтләр һәм халыкларның үзара ышанычын ныгытуга үзеннән өлеш кертә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү