Мәктәп укучыларын Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгына багышланган акциядә катнашырга чакыралар

24 апрельдән 22 майга кадәр, “Культура для школьников” илкүләм проекты кысаларында, “Расул Гамзатов глазами детей” Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Чара шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышлап уздырыла.

Рәсүл Гамзатов зур шагыйрь генә түгел, бәлки искитмәле публицист, прозаик, тәрҗемәче дә булган. Дагыстан шагыйренең исемен илебездә генә түгел, бөтен дөньяда беләләр.

Бөтенроссия акциясе ике юнәлештә – танып белү юнәлешендә һәм интерактив рәвештә узачак.
24-30 апрельдә Дагыстан театрлары актерлары Рәсүл Гамзатовның шигырьләрен укыячак. Витдеороликлар “Культурадляшкольников.РФ” порталында һәм “Культура для школьников төркеменең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге бергәлегендә урнаштырылачак.

Акциянең интерактив өлешендә мәктәп укучыларына Рәсүл Гамзатовның шигырен укып видеога төшерү һәм аны “ВКонтакте”дагы социаль челтәргә #гамзатовкдш хештегы белән урнаштыру тәкъдим ителә.
Онлайн-бәйгедә катнашучылар 3 категориядә: 6-10 яшь; 11-14 яшь; 15-17 яшь категорияләрендә бәяләнәчәк.


Фикер өстәү