Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рәсим Баксиковның юнармиячеләр өчен үткәргән дәресеннән фото урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республиканың “Патриот” үзәгендә Россия Герое Рәсим Баксиковның юнармиячеләр өчен үткәргән дәресеннән фотосурәт урнаштырган.

“Патриот” үзәгендә булдык. Героебыз Рәсим Баксиков юнармиячеләр өчен ватанпәрвәрлек дәресләре уздыра”, – дип язып куйган республика башлыгы фотосурәтнең астына.
Исегезгә төшерәбез: өлкән лейтенант Рәсим Баксиков (позывное “Монолит”) – “Дед Мороз” (башта массакүләм мәгълүмат чараларында, ялгышып, “Алеша” дип яздылар) позывнойлы танк экипажы әгъзаларыннан берсе. Җәен Украина кораллы көчләре колоннасын юк иткән өчен экипаж әгъзаларының һәммәсе Россия Герое исеменә лаек булды.


Фикер өстәү