Россия Герое «Бердәм Россия» тарафдарлары сафына кушылырга теләп белдереп гариза язган

Россия Герое Рәсим Баксиков «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары сафына кушылырга теләп белдереп гариза язды. Бүген ул Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Валериан Алмазов белән бергә әңгәмә үтү өчен партия офисына килде. Әңгәмәне «Бердәм Россия»нең Татарстан Республикасындагы тарафдарлары төбәк Советы рәисе һәм ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үткәрде.

Монолит кушаматлы өлкән лейтенант Рәсим Баксиков — «Алтын йолдыз» медале иясе. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремлендә узды. Геройның түшенә медальне Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе такты.

Баксиков әлеге югары югары бүләккә танк экипажы — лейтенант Александр Леваков һәм ефрейтор Алексей Неустроев белән бергә батырлык кылганы өчен лаек булды. Танкистлар артиллерия ярдәмендә ике Т-72Б танкы, бер М113 бронетранспортеры һәм Америкада җитештерелгән биш MaxxPro бронетранспортерыннан торган дошман техникасы колоннасын юк итә.

Рәсим Баксиков Казахстанда туган, аңа өч яшь чагында гаилә Татарстанга күченгән. Ул Казан танк училищесын тәмамлаган, аннары контракт буенча хезмәт иткән. Махсус хәрби операция башлангач, Герой алгы сызыкка юл тоткан, дип яза Татар-информ.

 


Фикер өстәү