Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан халкын Казахстан Республикасы көне белән котлады

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин казахстанлыларны илнең төп бәйрәме – Казахстан Республикасы көне белән котлады. Парламент башлыгы Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаковка котлау телеграммасы җибәрде.

«1990 елның 25 октябрендә КазССР Верховный Советы тарафыннан Казах ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү белән Үзәк Азия халыкларының күп гасырлык тарихында яңа сәхифә ачылды, ә аннан соң Казахстан Республикасы бәйсезлеген тану күпмилләтле Казахстан халкының дистә елларга иҗади үсеше тармагын билгеләде, – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин, – дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җитди икътисади уңышлары, социаль проблемаларны хәл итү, әһәмиятле интеграция инициативалары Казахстан Республикасының абруен үстерүгә, дөнья дәүләтләре белән күп яклы партнерлыкны киңәйтүгә ныклы нигез салды».

Дәүләт Советы Рәисе тугандаш халыкларның үзара файдалы конструктив хезмәттәшлек темпы киләчәктә дә Казахстан, Татарстан һәм Россия Федерациясе арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуга ярдәм итәр дип ышаныч белдерә.

 


Фикер өстәү