Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин дипломатны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм аңа зур уңышлар теләде. Парламент җитәкчесе Россия-Казахстан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстанның һәм Казахстанның элек-электән килгән  сәүдә-икътисадый, гуманитар, мәдәни һәм парламентара элемтәләре ныгуына басым ясады. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Казахстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау, шулай ук алга таба парламентара хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясе белән Казахстан халкы ассамблеясе арасындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсен кызыклы дип атады. Узара килешүгә 2010 елның февралендә кул куелган. Парламент җитәкчесе Ерлан Искаковка расланган документ кысаларында эшне активлаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Дәүләт Советы Рәисе Казахстанның яңа Генераль консулны  алтынчы чакырылыш республика парламентының 25 нче утырышында катнашырга чакырды, анда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасы яңгыраячак.

Ерлан Искаков билгеләп үткәнчә, Казанда консуллыкның дипломатик эше өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул республика җитәкчелегенә зур игътибар өчен рәхмәт әйтеп уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын белдерде.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылган. Консул округы Идел буе федераль округының 12 төбәген үз эченә ала. Быелның сентябреннән Казахстан Генераль консулы вазифаларына Ерлан Искаков кереште. Моңа кадәр ул Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы Аппараты җитәкчесе булып эшләгән.

Очрашуда шулай ук парламент комитетлары рәисләре Альберт Хәбибуллин һәм Айрат Зарипов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.


Фикер өстәү