Һөнәри осталык буенча EuroSkills Graz 2021 Европа чемпионатында Россия җыелма командасы гомумкоманда беренчелегендә алдынгылыкны яулады.
Команда составында Татарстаннан катнашучылар да бар иде. Алар 14 медаль һәм «Һөнәри осталык өчен» 2 медальон яулады. Мәгълүмати технологияләр компетенциясендә иң яхшы нәтиҗәләрне Татарстан егетләре күрсәтте. Гомумән алганда, Россия җыелмасы исәбендә 13 алтын, 6 көмеш, 8 бронза медаль һәм «Һөнәри осталык өчен» 5 медальон бар.
Сүз уңаеннан, Болгариядә узган Халыкара коляскадагы баскетбол турнирыннан Казанның «Барс канатлары» клубы җиңү яулап кайтты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat