Солдат вафат булганнан соң, хәрби хезмәткәр үзенә кул салган

Кичә солдат вафат булган Свердловск өлкәсендә хәрби хезмәткәр үзенә кул салган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.

Уралда хәрби хезмәткәр вафат булды, дип хәбәр итә Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте. «Екатеринбург гарнизоны командованиесе хокук саклау органнары белән берлектә Свердловск өлкәсендә урнашкан хәрби частьләрнең берсендә эшләүче хәрби хезмәткәрнең үлем факты буенча тикшерү үткәрә», – диелә хәбәрдә.

Ир табель коралы кабул итеп алганнан соң үзенә кул салган дигән фаразлар бар.

Кичә Свердловск өлкәсендә өйрәнүләр вакытында солдатның адашуы, соңрак аның мәете табылуы билгеле булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул электрүткәргеч линияләр терәгенә менәргә җыенганда ток сугудан үлгән.


Фикер өстәү