Путин Казанда туып-үскән генерал-полковник Лапин турында: “Табель коралы белән шәхсән үзе сугышка кергән”

Президент Владимир Путин хәрби корреспондентлар һәм блогерлар белән очрашуда шул хакта сөйләп үткән.

Биредә Белгород юнәлеше турында сүз бара. Владимир Путин әйтүенчә, ул батальон командирыннан андагы хәлләр турында белешкән.
“Мин аннан, сездә мобилизацияләнүчеләр күпме, чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр күпме”, – дип сорадым. Ә ул: “Миндә мобилизацияләнүчеләр юк, барысы да – “срочник”лар”, – диде. Батальон командирыннан егетләрнең үзләрен ничек тотулары белән кызыксындым. “Искиткеч дәрәҗәдә ныклык күрсәттеләр, берсе дә каушап калмады”, – ди. Дөрес, анда шундый хәл дә булып алган: генерал-полковник Лапин, табель коралын тотып, солдатлар белән бергә сугышка кергән”, – дип сөйләп үткән Путин.

Исегезгә төшерәбез: генерал-полковник Александр Лапин Казанда туып-үскән. Украинада махсус хәрби операция барышында Россия гаскәрләренең “Центр” төркеме командующие булган. Чечня хакимияте башлыгы Рамзан Кадыйровның тәнкыйтенә эләккән. Хәзерге вакытта – Кораллы көчләрнең Коры гаскәрләр баш штабы җитәкчесе.


Фикер өстәү