Казан хәрбие Шойгу боерыгы нигезендә махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган

Лапин белән бергә, Россия Герое, Һава-десант гаскәрләре командующие генерал-полковник Михаил Теплинский да шунда кире кайтачак.

Коры гаскәрләр баш штабы җитәкчесе генерал-полковник Александр Лапин оборона министры Сергей Шойгу боерыгы нигезендә махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Бу хакта хәрби корреспондент Юрий Котенок үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, Лапин белән бергә махсус хәрби операция зонасына Һава-десант гаскәрләре командующие генерал-полковник Михаил Теплинский да кире кайтачак. Аларның нинди вазыйфага билгеләнәчәкләре әлегә мәгълүм түгел.

Александр Лапин Казанда туып үскән. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң Казан танк училищесында укыган. 2017 елда Сүриядә гражданнар сугышында Россия гаскәрләре төркеме штабы җитәкчесе булган. Шул ук елда Россия Президенты указы нигезендә Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие итеп билгеләнгән.

Лапин махсус хәрби операция башында Россиянең “Үзәк” төркеме җитәкчесе буларак катнашты. 2022 елның июлендә Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеменә лаек булды: Алтын йолдыз медален аңа Шойгу 16 июльдә тапшырды.


Фикер өстәү