Казаннан генерал-полковник Александр Лапин Россия кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре баш штабы җитәкчесе итеп билгеләнгән

Лапин моңа кадәр Украинада Россия гаскәрләренең “Центр” төркеменә җитәкчелек итте.

Александр Лапин Россия кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре баш штабы җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта РБК Оборона министрлыгындагы чыганагы мәгълүматларына таянып яза.
Лапин моңа кадәр Украинада Россия гаскәрләренең “Центр” төркеменә җитәкчелек итте.
Ул 1964 елда Казанда туган. 2017 елда Сүриядә Россия гаскәрләре төркеменең штаб җитәкчесе булган, соңыннан Үзәк хәрби округка җитәкчелек иткән.

Казан егете 2018 елның октябреннән 2019 елның гыйнварына кадәр Сүриядә Россия гаскәрләре төркемен җитәкләгән. Украинада махсус хәрби операция барышында аның җитәкчелегендәге “Центр” төркеме Лисичанск шәһәрен азат итүдә катнашты. Александр Лапинга Россия Герое исеме бирелде.


Фикер өстәү