Казаннан Россия Герое яңа – Ленинград хәрби округы җитәкчесе итеп билгеләнгән

Казанда туып үскән генерал-полковник Александр Лапин Ленинград хәрби округы җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта “Ura.ru” хәрби даирәләрдәге чыганагына таянып яза. Әлеге мәгълүмат рәсми төстә расланмаган әле.

Лапин 2023 елның башында Коры җир гаскәрләренең баш штабы җитәкчесе булган.

“Асылда болар – бертигез вазыйфалар. Гәрчә округ командующие дәрәҗәлерәк булса да”, – дигән Ura.ru хәбәрчесенең әңгәмәдәше, Лапинны округ командующие итеп билгеләүнең аны “күтәрүме яки төшерүме” дигән соравына җавап биреп.

Исегезгә төшерәбез: Ленинград хәрби округы февральдә Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә оештырылды. Аңа Карелия, Коми, Архангельск, Вологда, Калининград, Ленинград, Мурманск, Новгород һәм Псков өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Ненец автономияле окруы керә.

Лапин 1964 елда Казанда туган. Казан югары танк училищесын, Хәрби бронетанк гаскәрләре академиясе һәм Генераль штабның хәрби академиясен тәмамлаган. Махсус хәрби операция башлангач, “Үзәк” гаскәрләре төркеменә җитәкчелек иткән, Россия Герое исемен яулаган.


Фикер өстәү