«Авылдашыбыз яный»: яңа закон буенча тирес кайда чыгарылырга тиеш?

Редакциягә Актаныш районында яшәүче Лилия Галиуллина (укучыбыз соравы буенча исеме үзгәртелде. – Авт.) мөрәҗәгать итте. «Безнең утызлап баш терлегебез бар. Шәхси хуҗалык булып исәпләнәбез. Моңа кадәр тиресне билгеле бер урынга түгеп килдек. Тик бер авылдашыбыз моның законсыз гамәл булуын, тирес махсус чокырда җыелырга тиешлеген әйтеп, тикшерүчеләр чакырту белән яный. Хәзер ул урынга чыгармый башладык инде, тик бик уңайсыз хәлдә калдык, безнең өчен идеаль вариант юк. Нәрсә эшләргә дә белми аптырыйбыз. Шул закон турында аңлатып язмассызмы икән?»

Соңгы вакытларда тирес түгүгә бәйле сорауларны авылларда еш бирәләр безгә. Аларның күпчелеге «нәрсәгә кирәк» тә, «кемгә кагыла» ише сорауларга кайтып кала. Сүз нинди закон турында бара? Һәм ул нәрсәне аңлата? Без шул турыда белештек.

Нидән гыйбарәт?

Билгеле булганча, хайван тиресләрен, чүпләрен, тизәкләрен, мал-туар асларын эшкәртүгә бәйле 248 нче федераль закон узган елның 1 мартыннан гамәлгә керде. Моңа кадәр терлек, кош-корт астыннан алынган калдыклар, тизәкләр ферма янында җыелып, бераздан яки турыдан-туры басуга таратыла иде. Хәзер исә тирес махсус мәйданчыкта җыелырга һәм «өлгергәч» кенә басуга чыгарылырга тиеш.

– 25–30 ел без җирнең уңдырышлылыгын суырабыз. Төрле ашламалар, терлекләрне дәвалаганда төрле препаратлар кулланабыз. Эшкәртелмәгән калдыкларның, юу чараларының барысы да туфракка эләгә. Шуңа күрә законның төп максаты – барлык шартлар үтәлеп ясалган органик ашламаны туфракка кертеп, җирнең уңдырышлылыгын арттыру. Билгеле булганча, туфракка кертелә торган черемә барлык шартлары туры килгән очракта гына файдалы булачак, – дип аңлатты әлеге үзгәрешләрнең максатын Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин.

Яңа закон буенча, өстәмә продуктлар калдык булып исәпләнми. Терлек тоткан хуҗалыклар (шәхси хуҗалыклардан тыш) калдыкларны җитештерүнең өстәмә продукты буларак куллануны үзләре хәл итәргә һәм бу хакта Россельхознадзорга хәбәр итәргә тиешләр. Ягъни әгәр хуҗалык тиресне өстәмә продукт дип билгели икән, аларны махсус урында кимендә алты ай череткәннән соң, лабораториядә анализлар тапшырып, рөхсәт алганнан соң гына  туфракка кертергә тиеш булачак.

– Быелның 31 декабренә кадәр һәр җитәкче безгә үзенең оешмасы турында мәгълүмат җибәрергә тиеш. Әгәр хәбәр итмәгәннәр икән, тирес калдык булып санала, һәм теге яки бу оешманың эшчәнлегенә бәйле шикаять килгән очракта, аның белән Росприроднадзор шөгыльләнәчәк. Ә алар инде зур штрафлар белән эш итә, – ди Идрис Гатин.

Белгеч сүзләренчә, тирес түгелә һәм җыелып килә торган мәйданчык кырыйлары бетоннан яки техник пленка белән эшләнгән булырга тиеш. Табигатькә зыян салынмасын, калдыклар бозылып, сасып, әшәкеләнеп ятмасын өчен, мәйданчык астына кимендә 20 см калынлыкта кызыл балчык түшәлгән булу да шарт. Тирес җыелып тора торган җир дә хуҗалык, фермер исемендә булырга тиеш.

Шунысы да бар: бу закон буенча, юридик оешмаларга шәхси хуҗалыкларга тирес сату тыела. Һәм тиресне һәр фермер үз кырына гына чыгарырга тиеш. Кыры булмаса, башка фермер белән килешү төзеп, шуның басуына чыгара ала.

Чиратта – фермерлар

Әлеге үзгәреш җилләре фермерларга, эре хуҗалыкларга һәм агрохолдингларга кагыла. Тик Идрис Гатинның тел төбеннән аңлашылганча, әлегә республикада базларны эшләп куйган, үрнәк итеп күрсәтерлек фермер хуҗалыклары юк. Әлегә бөтенесе дә кызыксыну, өйрәнү, белешү этабында.

– Былтыр да, быел да бу таләпләрне үтәмәгән хуҗалыкларга штрафлар салмадык, чөнки ул күчеш, күзәтү чоры иде. Теләсә кая тирес түгү очраклары буенча шикаятьләр алынган очракта без әлегә кисәтү генә ясый килдек. Штрафны бары тик прокуратура органнары гына сала ала иде. 2025 елдан бу таләпләрне кискен бозучыларга без дә җитди чаралар күрә башлаячакбыз, – диде Идрис Гатин.

Тирес анализларын алыр өчен пробаларны Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә китерәләр. Оешманың директор урынбасары Айдар Садриев та проба китерүчеләрнең күпчелеге эре хуҗалыклар булуын әйтте.

– Фермерлар әлегә моның җитдилеген аңлап бетерми. Ә эре хуҗалыклардан пробаларны көн саен алабыз, – диде ул.

Димәк, бүгенме-иртәгәме, фермерларга да яңа таләпләр буенча эшли башларга туры киләчәк. Күпләрнең быелдан фермер эшчәнлеген ябулары, яки шәхси хуҗалыкка күчүләренең дә бер сәбәбе шул булырга мөмкин. Фермерлар эшчәнлегенә карата таләпләр артуны соңгы вакытларда үзләреннән дә аеруча еш ишетергә туры килә.

Бер закон ныклап торып эшли башлаганчы, Дәүләт Думасы депутатлары кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә штраф салу турында закон проектын тәкъдим иткән, дип хәбәр итә «Парламентская газета». Әгәр өстәмә продуктлардан файдалану эпидемиягә, яисә экологиягә зыян салуга китерсә, 600 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи затлар өчен минималь штраф күләме 30–40 мең сум булса, эшмәкәрләр өчен бу 250–350 мең сумны тәшкил итәргә мөмкин.

 

Фикер

 Рәмис Минтагин, Аксубай районының Яңа Дума авылы фермеры:

– Бу закон турында хәбәрдар без, аңлаттылар, тик әлегә мәҗбүриләми торалар. Ләкин мин моның ничек буласын күз алдыма китерә алмыйм. Безгә бетоннан өч баз ясарга, тиресне шунда салып таптарга һәм кемгәдер алып барып күрсәтергә туры киләчәк. Рөхсәт бирсәләр, сибәбез, юк икән, тирес шул килеш торачак. Мин ашлама белән эшләмим, кырларга бары тик тирес кенә чыгарам. Шулай итеп тә бик яхшы уңыш алам. Бу үзгәрешләр миңа мәшәкать кенә тудырачак. Миңа кирәкме ул? Әлбәттә, юк.

Камил Гыйззәтуллин, Балык Бистәсе фермеры:

– Иртәме-соңмы безгә бу эш тәртибенә күчәргә туры киләчәк. Мин инде бу мәсьәләгә җитди карап, белешеп тә йөри башладым. Тик әлегә җир булмау гына туктатып тора. Чокырын казып, урынын булдырырсың да, законсыз, дип штраф салып китсәләр, нишләрсең? Ныклап өйрәнә башлагач, законның чиле-пешле икәнлеге аңлашыла.

 

Тирес түгүгә бәйле төп 5 сорауга җавап

Нәрсә өчен кирәк? Органик ашламаны туфракка кертеп, җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен.

Кемнәргә кагыла? Терлекчелек, кошчылык, дуңгызчылык, атчылык белән шөгыльләнүче фермер һәм агрохолдинглар, эре хуҗалыклар, кооперативлар, эшмәкәрләр эшчәнлегенә.

Тирес җыелып торган мәйданчыкка таләпләр? Тирес түгелә һәм җыелып килә торган мәйданчыкның  кырыйлары бетоннан яки техник пленка белән эшләнгән булырга тиеш. Табигатькә зыян салынмасын, калдыклар бозылып, сасып, әшәкеләнеп ятмасын өчен, мәйданчык астында кимендә 20 см калынлыкта кызыл балчык түшәлгән булу да шарт.

Органик тиресне таратуга нинди таләпләр?  Тирес туфракка кимендә алты ай торып, «өлгергән»нән соң гына, торак йортлардан кимендә 300 метр ераклыкта таратыла. Кар катламының биеклеге 20 см һәм аннан да азрак булганда, җир асты һәм җир өстендәге су объектларына туклыклы матдәләрне юуны булдырмау шарты белән туфракка кертү.

Лаборатория анализлары ничә сум? Бер проба алу – 15700 сум.


Фикер өстәү