Авыл халкы: «Хәзер эшкә түгел, кабер казырга да кеше табу кыен»

Авылларда элек-электән зур эшләрне күмәкләшеп эшләү гадәте булган. Шөкер, күпчелек җирдә бу матур гадәт әле дә саклана. Авыл халкының бердәмлеге каз өмәләре, мал эшкәртү, өй юу, печән ташу, бура күтәрү, мәет җирләү кебек зур эшләрдә аеруча нык сынала. Тик соңгы елларда халыктан зур эшләр башкарырга ярдәмчеләр табып булмау турындагы фикерләрне дә ешрак ишетергә туры килә. Моның сәбәбе нидә?

Тирес түккән өчен – 100 сум

Авыллардагы бердәмлекнең кимүенә берничә ай элек якынын югалткан Гөлүсә Ибраһимова да инанган.

– Хәзер авылда кабер казырга да кеше табу авыр, – ди ул. – Әлдермештә, мәсәлән, кабер казу өчен 25 мең сум сорадылар. Мәетне шәһәрдән җирләргә кайтардылар. Авылдашларына, бәлки, мөнәсәбәт башкадыр.

Шушы авылда яшәүче Тәлгать Сабиров исә: «Безнең авылда андый хәл барлыгын  белмим, – дип белдерде. – Мәет булса, барыбыз бергә  җыелышып, соңгы юлга озатабыз. Авылдашлар арасында акча түләп кабер казыту юк. Сугымга килгәндә, күрше Сая авылында яшәүче егетләрне дәшәбез. Алар килеп, оста гына эшкәртеп китәләр. Башка эшләрне күмәкләшеп эшлибез».

Ни генә булса да, көчле, кулы эш белгән тырыш ирләр һәм хатын-кызлар берләшеп, хезмәтләрен кәсеп итә башлауны берничек тә инкарь итеп булмый. Ягъни соңгы елларда республикада билгеле бер хакка каз йолку, сарык йоны алу, өй юу, мал эшкәртү һәм башка шуның ише эшләрне эшли алырдай хатын-кызлар һәм ир-атлар төркемнәре оешты.

Кукмара районының Төркәш авылында яшәүче Рәис Басыйров күрше-тирә авыллардагыларга мал абзарын чистартышырга, утын ярышырга, кар көрәшергә, башка вак-төяк эшләрен эшләшергә ярдәм итә.

– Бик еш мөрәҗәгать итәләр дип әйтеп булмый. Айга берничә тапкыр барып кайтырга туры килә. Гадәттә, өлкән яшьтәгеләргә булышам. Ялгыз хатын-кызлар да күп чакыра. Ирләре булып та, яки өлгерә алмаган, яки саулыклары булмаган, яки читтә эшләү сәбәпле, гаиләсенә авыр хезмәттә булыша алмаган кешеләргә дә барам, – ди Рәис абый.

Ул җәен авыл көтүен көтсә, кышын тормыш итәренә акчаны авыл мәчетенең мичен ягып һәм менә шушылай ярдәм итешеп таба.

– Дүрт ел элек бер апага булышкан идем. Шуннан күреп, башкалар да дәшә башлады. Аларга да яхшы, үземә дә ипи-тозлыкка ярап куя. Мал абзарын чистарткан, кар көрәгән өчен күп сорамыйм мин. Гомумән, акчаны сорап алганым юк. Күпме бирә алалар, шуңа канәгать булам. Гадәттә, бер-ике сәгатьлек эшкә 100 сум бирәләр. Ярап куя инде, мин ул эшләрне тиз эшлим бит. Шуңа күрә биргән акчаны азсынмыйм, артыгын сорый белмим. Мәчет мичен яккан өчен көнгә 150 сум бирәләр. Анысын салкын көнне генә ягабыз. Җәен көтү көтеп, аена 70–75 мең сум эшли идем. Ул акчаларны әллә ни озакка җиткереп булмый. Малларга азык алырга китте быел, – диде Рәис абый.

Аның бертуган энесе дә кешегә булышып йөри икән. Мондый эшләрне эшләр өчен беренче чиратта сәламәтлек кирәк, дип саный алар.

– Кешенең нинди эше бар, барысын да эшли, – ди Рәис Басыйров. – Канау казырга да, тирес чыгарырга да, ашлык ташышырга да, кар көрәргә дә бара. Авыр физик эшләр инде. Аларны эшләргә сәламәтлек кирәк. Гел авыр эш кенә эшлибез, дип әйтеп булмый. Җиңеле дә була. Төрлечә эләгә.

Соңгы елларда авылларда көчле, эш рәте белүче ир-атлар кимегән дигән фикердә әңгәмәдәшем. Булганнары да кешегә эшләми: «Элек безнең авылда шундый берничә кеше бар иде. Хәзер энем белән мин генә калдык. Көчле, гайрәтле ирләр башка җирләргә вахта белән эшкә йөри яки Казанга китте. Булганнары да халыкка булышырга килми. Авылда башка эше дә юк».

 «Бер генә буш көнебез дә юк»

Ленар Йосыфҗановның төп кәсебе – сугымчылык. Ун ел инде ул халыкка мал эшкәртешергә ярдәм итә. Бригадада аның белән бергә йөри торган Наил Шәфигуллин 17 ел шушы эш белән шөгыльләнә булып чыкты.

– Февраль уртасына кадәр бер генә буш көнебез дә юк. Сугымчылыкта сезон дигән әйбер юк инде ул. Ел дәвамында эшлибез. Көн саен дүрт баш малны эшкәртеп өлгертәбез. Караңгы тиз төшә, аңа кадәр эшне төгәлләргә тырышабыз. Беренче сугымны иртәнге 6га билгелибез. Якын-тирәдә генә йөрсәк, күбрәк тә мал эшкәртергә булыр иде. Юлга вакыт күп киткәч, кышын дүрттән дә арттырып булмый, – ди Ленар Йосыфҗанов.

Сугымчылар Кукмара районының Купка авылында яшәсәләр дә, күрше-тирә районнардагы барлык авылларда йөри. Саба, Питрәчкә, хәтта Киров өлкәсенә дә чыгалар.

– Халык күп мөрәҗәгать итә. Моңа кадәр бер генә көн дә буш булганыбыз юк. Быел сугымга йөрү тагын да ешайды. Әлегә кеше малны күп асрады. Менә моннан соң ничек булыр – билгесез. Ризык кыйммәт булгач, бетерәбез, киметәбез, дип әйтүчеләр бар, – ди сугымчы абыйлар.

Сугымчылар сүзләренә караганда, еллар узган саен, аларның хезмәтенә ихтыяҗ артып кына бара. Чөнки маллар эреләнә, хуҗалары якын килергә курка.

– Малның холкын белеп булмый. Бик холыксызлары бар. Атлар янына бөтенләй керүче юк. Аларны асрау авыр. Без күбрәк менә шундыйларга йөрибез. Сугымга еш йөргәч, авылның хәлен чамалап була. Кайбер җирдә янда басып торырдай да бер ир-ат булмый. Кайсылары булса да, якын килергә курка. Шулай да, авылларда ярдәмләшү бетте дип әйтәсе килми. Без үзебез казлар асрыйбыз. Аларны туган-тумача, күрше-тирә өмә ясап эшкәртәбез, – диләр.

Бәяләргә килгәндә, үгез, танага – 2500, атны эшкәрткән өчен 3000 сум алалар. Ерак ара булса, бензинга да бирүче бар икән.

– Күпчелек кеше ашап-эчеп чыгарга да дәшә, тик сирәк керәбез. Төшке аш вакыты туры килсә, яки бик өшеп китсәк, кереп чәй эчеп чыгабыз, – диде Ленар Йосыфҗанов.

12 көнгә – 1029 баш сарык

Буа районының Чуаш Аксуында яшәүче Зинаида Журавлева үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы белән таң калдырды. Яшьлегендә ут өертеп эшләгән апа 73 яшендә дә яшьләр белән бертигез дәрәҗәдә сарык йоны алып йөри.

– Узган ел Норлат авылында алты хатын 1029 баш сарыкның йонын 12 көндә алып чыктык, – дип шаккатырды ул. – Бер сарыкка 150 сум алабыз. Ул вакытта һәркайсыбыз 30 мең сум тирәсе акча эшләдек. Күрше-тирә авылларга еш йөрибез. Мөрәҗәгать итүчеләр елдан-ел арта. Ун ел элек башлаган идек без бу кәсебебезне.

Бригададагы иң өлкәне дә, барысын да алдан көйләп, оештырып торучысы да – Зинаида ханым.

– Калганнарыбыз яшьләр – 45–50 яшьлек хатын-кызлар, – ди ул. – Бик тырыш алар. Кишер Аксуында кишер, чөгендер алалар, Бик-Үти авылында җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче фермерда эшлиләр. Анда җиләк-җимеш җыялар. Ике ел элек үзем дә бардым, тик хәзер йон гына алырга йөрим. Былтыр Шигали авылына дүрт хатын каз өмәсенә дә бардык. Каз саен 150 сум акча алдык. Бройлер йолкырга да барган булды. Безнең Чуаш Аксуы хатыннарына бер сүз әйтерлек түгел. Нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар. Болай гына үзара да ярдәмләшәбез. Ир-егетләр дә авылда йортларны бергә, өмә белән күтәрәләр. Мин эш яратам. Гомер буе хезмәттә булдым. Хат ташыдым, өч малай үстердек, йортлар салдык. Сарык йонын алырга аеруча нык яратам. Әйе, акчасы да кирәк, ләкин рәхәт итеп эшлим.

Сезнең авылда бердәмлек бармы?

Зөлфәт Ибраһимов, Яшел Үзән районы Карәтмән авылы:

– Терлекне күрше-күлән бергә җыелышып эшкәртәбез. Хәзер инде авылда башка күмәк эшләр юк. Печәнне дә түкләп кенә алып кайталар. Мунча, йорт бурасы күтәрү ише эшләрне төзүчеләр бригадасы килеп эшли.

Лилия Купаева, Әлмәт районы Бишмунча авылы:

– Безнең авылда бердәмлек бар әле. Кул алышып эшләү дигән күренеш яши. Алты-җиде хатын-кыз җыелышып, бер-берсенә өмәгә йөрешә. Безне дә чакыралар. Барырга тырышабыз. Чакырган кешегә каршы килмибез, җаебыз, вакытыбыз туры килгәндә барабыз. Ул бит инде – элек-электән килгән матур гадәт. Аны ничек тә бетермәскә иде әле. Ир-атлар да шулай йөри. Авылда, билгеле, кулы эшкә яткан, «кулы тәмле» булган берничә сугымчы бар. Аларны алдан белешеп куялар да, янына тагын берничә ярдәмче ир-атны дәшәләр, яки йорт хуҗалары үзләре чыга.

Чулпан Галиәхмәтова, Актаныш районы Иске Кадермәт авылы: 

– Хәзер кешегә эшләү кимсенү санала. Өмәләр үтми, чөнки авылда узышу өстенлек итә. Бер-берсен күралмыйлар. Элеккеге кебек бергә эшләп, ашап-эчүләр дә бетте. Бары тик акча гына эшлиләр. Хатын-кызлар, эчәк югач, чиләк төбенә салып алып кайта кайтуын. Минем әни дә каз өмәләренә, эчәк юышырга йөри. Кеше белән аралашып кайту үзе бер рәхәт, дип бара. Аннан соң, авылларда нык, гайрәтле ир-атлар да бетте бит. Күпчелеге авылдан читкә китеп эшлиләр. Бу да аны таркатуга үз өлешен кертте.

Алисә Сабирова, Балык Бистәсе районы:

– Әти-әнинең эше булса, безгә, балаларына дәшә. Бу ялларда, мәсәлән, кайтып, мал суябыз. Балалар, кияү-киленнәр кайтса, башка кеше кирәкми дә. Хәер, өмәгә дәшәрлек күршесе дә калмады хәзер. Авылда йомышчы кешеләр бар-барын, ләкин аларның өлкәнрәкләре эчүгә сабышып бетте. Эшләргә саулыгы, көче калмады. Яшьләр дә бар, тик халык аларның хезмәтен кыйммәтсенә.

Ландыш Җиһаншина, Азнакай районы Чалпы авылы:

– Зур эшләрне туганнар җыелышып башкарабыз. Сугым булганда күрше Хәмит абый булышырга керә. Туганыбыз Марат абый трактор һәм таган белән килә. Терлек эчәген кодагыйлар, апалар юыша. Хәзер күпчелек авылларда шулай дип беләм. Иң элек ярдәмгә туганнар ашыга. Рәхмәт аларга.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү