Татарстанда табиб-онколог Алия Шамбазова 30 яшендә вафат булган

Чаллыда 31 нче яшендә табиб-онколог Алия Шамбазова вафат булган. Бу хакта автокаланың Онкоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Врач, хезмәттәш һәм искиткеч кеше. Ул мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыкты. Алия Марат кызы авыр чир белән көрәшсә дә, үз пациентларына ярдәм итүдән туктамады», — диелә хәбәрдә.

«Безгә булган хәлгә ышану һәм кайгы уртаклашу сүзләрен сайлау авыр, чөнки алар бу кайгыда көчсез. Бу якты истәлек аны белгән кешеләрнең йөрәкләрендә калыр», — дип өстәделәр аның хезмәттәшләре.

Врач-онколог из Набережных Челнов Алия Шамбазова скончалась в возрасте 30 лет


Фикер өстәү