Рөстәм Миңнеханов “Комсомольская правда” газетасы редакторының беренче урынбасарына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Комсомольская правда” газетасының баш редакторы Владимир Сунгоркин вафат булу сәбәпле, басма редакторының беренче урынбасары Олеся Носовага кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Медиа өлкәнең иң лаеклы вәкилләреннән берсе, үз эшенең бик зур остасы, исеме легендар «Комсомолка”ның күп елларга сузылган яшьлеге һәм популярлыгы белән бәйле шәхес – Владимир Николаевич Сунгоркиннның вафаты турындагы хәбәргә тетрәндем, – диелә кайгы уртаклашу телеграммасында. – Сезнең редакция, гомумән, илебезнең бөтен журналистикасы зур югалтуга дучар булды. Владимир Николаевич чын мәгънәсендә үзенчәлекле шәхес, талантлы публицист, оста җитәкче, журналистларның берничә буыны өчен зирәк укытучы һәм остаз булды.

Татарстанда яшәүчеләр Владимир Николаевичны яхшы белә һәм хөрмәт итә, аның актив гражданлык позициясен, республиканың күпкырлы тормышына игътибарлы мөнәсәбәтен югары бәяли иде. Мәрхүмне якыннан белүчеләр хәтерендә аның үтә зыялы, рухи яктан гаять бай, изге күңелле кеше буларак уелып калачагына иманым камил. Владимир Николаевичның гаиләсе һәм якыннарына эчкерсез кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм”.


Фикер өстәү