Чаллыда 7 машинаны яндырган шикләнелүче тоткарланган

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, төнлә җинаятьче парковкада торган «БМВ» машинасына ут төрткән һәм вакыйга урыныннан качкан. Ут янәшәдәге машиналарга күчә. Барлыгы җиде машина зыян күргән.

Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларыннан язмаларны караган һәм шикләнелүченең шәхесен ачыклаган – 40 яшьлек ир-ат үз өендә тоткарланган. Ул үз гаебен таныган. Аның мотивлары әлегә билгеле түгел.

Чаллыда төнлә 7 җиңел машина янган

РФ Җинаять Кодексының 167нче маддәсенең 2нче өлеше «ут төртү юлы белән мөлкәтне аңлы рәвештә юк итү яки зыян китерү»буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

 


Фикер өстәү