Чаллыда төнлә 7 җиңел машина янган

Чаллыда төнлә җиде җиңел машина янган. Бу хәл 15 сентябрьдә 02:56 сәгатьтә Мәскәү проспектында урнашкан парковкада була. Янгын сүндерүчеләр бригадасы тиз килеп җитеп, янгынны сүндерә.

Нәтиҗәдә, БМВ, Шевроле Ланос тулысынча янып беткән.

Шулай ук Хендай IX-35, BMW X6, Мицубиси Пагеро Спорт, ВАЗ 2112, ВАЗ 2114 өлешчә зыян күргән.

Алты минут эчендә янгынны сүндергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, ут төртү дип фаразлана.


Фикер өстәү