Чаллыда шәһәрендә машинага ут төрткәннәр

Бүген төнлә Чаллыда Халыклар дуслыгы проспектында 30 нчы йорт янында парковкада торган машинага ут төрткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, билгесез кеше машинага ут төрткән һәм качкан. Парковкада торган автомобиль яна башлый. Шаһитлар аны башка машиналардан читкәрәк этеп алып китә һәм янгын сүндерүчеләр килгәнен көтеп тора.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Җиңел машина тулысынча янып беткән.


Фикер өстәү