Татарстанда Якутия көннәре узачак

7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре узачак. Әлеге чара Саха республикасының инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын, «Сделано в Якутии» бренды җитештерүчеләре продукцияләрен тәкъдим итүгә, эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә юнәлдереләчәк.

ЯСИА сайты хәбәр иткәнчә, чара кысаларында түгәрәк өстәлләр һәм практикумнар планлаштырылган.

Аерым алганда, 8 июньдә Казанда «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы була. Якутиянең Эшмәкәрлек министрлыгы һәм «Туймаада» агрохолдингы Татарстанның «Ак Барс Холдинг» һәм «Агросила» компанияләре җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздыра. Ул ике төбәкнең агрохолдинглары арасында тәҗрибә алмашуга һәм алга таба хезмәттәшлеккә багышлана.

9 июньдә «Сделано в Якутии» күргәзмә-ярминкә территориясендә Якутия һәм Татарстан зәркәнчеләре биржасы, берничә түгәрәк өстәл, шул исәптән җирле җитештерүгә багышланган түгәрәк өстәл һәм «Инновацион экосистема үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек» стратегик сессиясе планлаштырылган.

Якутия көннәрендә республикалар арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлдерелгән документларны имзалау күздә тотыла.

Төбәкләр җитәкчелеге, шулай ук Якутия һәм Татарстан предприятиеләре һәм институтлары дәрәҗәсендәге килешүләр, моңа кадәр ирешелгән килешүләрне ныгытачак. Кайбер спикерлар булачак чараларда дистанцион рәвештә катнаша.


Фикер өстәү