Кукмара районының Вахит авылында бүген Сабантуйга яулык җыялар. Аларныкы кешечә түгел. Эштә алдынгы авыл, бәйрәм дә аерылып тора.
— Яулык җыючылар иң элек безнең урамнан китә. Ел саен аларны өстәл корып көтеп торабыз, — ди Минзилә Фәрхетдинова. — Кунак итеп җибәрәбез. Бездә бик күңелле. Авылдашлар яулык җыюны да зур бәйрәмгә әйләндерә белә. Бар матурлыкны күрер өчен Сабантуйга килегез.
Гөлгенә ШИҺАПОВА