Татарстан трассасында автобус тулысынча янып беткән

Бөгелмә янындагы трассада автобус тулысынча янып беткән.

Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 19.40 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына «ПАЗ» автобусы януы турында хәбәр килгән.

Янгын Бөгелмә тирәсендә, Зур Покровка авылы янында булган. Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган, янгын мотор бүлегендә башланган.

Берничә минуттан янгын сүндерүчеләр ут капкан автобус янына килеп җиткән. Янгын мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.

Автобус тулысынча янып беткән. Янгынның үзендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын автобусның төзек булмаган механизмнары аркасында чыккан дип фаразлана.


Фикер өстәү