Казанда 15 мотоциклга ут капкан

Казандагы бер автосалон парковкасында (Җиңү проспекты, 200) мотоциклларга ут капкан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына көндезге унберенче яртыда хәбәр иттеләр.

Тиз арада урынга ут белән көрәшүчеләр килгән, янгынның мәйданы егерме квадрат метрга якын тәшкил иткән. Берничә минуттан соң янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

 


Фикер өстәү