Татарстанда коттедж бистәсендә бер кеше янып үлгән

Татарстанда коттедж бистәсенең каравылчысы янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге алтыда 101 янгын сагы номерына Лаеш районындагы Кама Яр буе коттедж бистәсенә керә торган урында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә каравылчы йортын ялкын телләре ялмап алган була инде. Янгынны сүндергән вакытта бер ир-ат мәетен табып алганнар, хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар. Янгынның мәйданы 27 квадрат метр тәшкил иткән.


Фикер өстәү