Иртәгә Татарстан территориясендә кар явуы көтелә, вакыты белән җепшек кар булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, һава температурасы -3тән алып -8 градуска кадәр була. Көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын фаразлана. Юлларда бозлавык күзәтелә.
Элегрәк Россия Гидрометеорология идарәсе фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд якындагы берничә көндә илнең Европа өлешендә йомшак, әмма кышкы һава торышы көтелә, дип сөйләгән иде.