Татарстанда нефть чыгару кимегән

«Татнефть» гыйнвар ае йомгаклары буенча 2,2 миллион тонна нефть чыгарган. Бу узган елның гыйнвар аена караганда 11,9 процентка кимрәк.

Шул ук вакытта чиктән тыш ябышкак нефть (авыр табыла торган нефть) чыгару күләме 301 мең тонна тәшкил иткән (2021 елның шушы ук чорындагыга караганда 13 процентка – 36 мең тоннага күбрәк). Бер ай эчендә 621 скважинада ремонт эшләре башкарылган, 30 скважина капиталь төзекләндерелгән. Компания яңа скважиналар төземәгән. Узган айда «Татнефть» 980,2 мең тонна нефть продуктлары, шул исәптән 100,5 мең тонна бензин һәм 483,3 мең тонна дизель ягулыгы җитештергән.

Исегезгә төшерәбез: 2020 ел йомгаклары буенча «Татнефть» 26,1 миллион тонна нефть чыгарган. Бу – алдагы ел күрсәткеченнән 12,7 процентка кимрәк.


Фикер өстәү