Газетага язылу

Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе ветераннарын котлады

Октябрь башында бөтен ил буйлап гадәттәгечә өлкәннәр ункөнлеге уза. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсендә бу традициягә аерым игътибар бирелә.

Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе ветераннарын котлады
Фото: Росприроднадзорның матбугат хезмәте

Ветераннарны котлап, хезмәткәрләр бүген һөнәри өлешләре идарә эшенә таяныч булганнарга хөрмәт күрсәтәләр.
Очрашу барышында Росприроднадзор ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Брысаев Сергей Гаврилович һәм Скворцова Сания Якубовна күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының Социаль - икътисади потенциалын ныгытуга керткән зур өлешләре өчен ТР Дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.
Яшьләр советы рәисе Гадел Әхмәтҗанов Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең атказанган хезмәткәрләрен котлады. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре