Газетага язылу

2027 елда чираттагы ялга китү өчен иң отышлы айларны атадылар

2027 елда март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрьдә отпуск рәсмиләштерү иң отышлысы. Бу хакта РИА Новости РФ Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү карарына нигезләнеп яза.

Документ нигезендә, 2027 елда ял көннәре 2 гыйнвар шимбәсеннән 5 ноябрьдәге җомгага, 3 гыйнвар якшәмбесеннән 31 декабрьдәге җомгага, шулай ук 20 февраль шимбәсеннән 22 февральдәге дүшәмбегә күчерелә.

РИА Новости исәпләп чыгарганча, ялны бәйрәм көннәре азрак булган һәм эш көннәре күбрәк булган айларда алу отышлырак. Аларга 2027 елның март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айлары керә.

Мартта Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм ителүгә карамастан, бу айда эш көннәре күбрәк. Гыйнварда – 15 көн, майда – 19 көн, мартта эш көннәре – 22, диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре