Ринат Фәхретдинов: «Иң мөһиме – баш әйләнмәсен»

Җиңүче генә түгел, татар икәнемне дә белсеннәр. Ринат Фәхретдинов әнә шундый хыял белән яши.  29 яшьлек спортчы UFCга (катнаш көрәш буенча иң көчле лига) эләккән беренче милләттәшебез булды. Мордовиянең Азюрки авылында туып, Казанда үскән егет хәзер Мәскәүдә яши. Татарстанда үзенә күбрәк игътибар буласына, шул рәвешле күбрәк файда китерә аласына өметләнә. «Татар-информ»да узган очрашуда аның белән шул хакта сөйләштек.

– Күптән түгел бер әңгәмәдә Татарстан тарафыннан игътибар җитәрлек булмавын әйткән идең. Үзгәрешләр бармы?

– Үз сүзләремнән баш тартмыйм. Киресенчә, без үзебез Татарстанга тартылырга тырышабыз. Хәзер ничек булыр, карарбыз. Яхшыга өметләнәбез. Менә бит бүген монда чакырдылар, никадәр журналист килгән. Калганын вакыт күрсәтер. Мин беркайчан да татарлыгымны яшермәдем, моның белән һәрвакыт горурланып йөрдем. Кечкенә кызым белән татарча сөйләшәм. Ничек инде үз милләтеңнән оялырга була? Андыйлар бар икән… Ярар инде, әйтмим. Милләтең белән горурлану милләтчелек түгел ул.

Бу спорт төре Татарстанда бик үсеш алмаган. Әмма алга таба үзгәрер дип уйлыйм. Карьера башланганнан бирле иң яхшылар арасына керү турында хыялландык. Җәрәхәт алдык, имгәндек, туктыйсы килгән вакытлар да булды. Әмма Марат Капкаев (Татар спорт берлеге җитәкчесе. – Ред.) кебек кешеләр аркасында кабат алга атладык. Бу – безнең уртак нәтиҗәбез. Хәзер инде бары алга гына барасы. Яшьләргә үрнәк була алырбыз, алар, безгә карап, залга йөрер, көрәшкә генә түгел, башка төрләргә тартылыр дип өметләнәм. Аннары урамда йөрергә дә вакытлары калмый. Әлегә чемпионлык турында берни әйтмим, һәр нәрсәнең үз вакыты була. Әмма мөмкин кадәр өскәрәк күтәрелергә тырышырбыз. Иң мөһиме: баш әйләнмәсен. Ничек бар, шулай булып калырга тырышам. Без – мөселман, татар кешесе, башкаларга үрнәк булырга кирәк. Мин үзгәрмәдем. UFС белән килешү төзедек – аермасы шул гына.

– Заманында GFC лигасында чыгыш ясый идең, әмма аннан китәргә булдың. Мөселман егетләренә каршы сугышырга теләмәвең белән бәйлеме бу?

– Аннан болай да китәсе килгән иде. Чөнки аласын алып бетердек, титулны берничә мәртәбә якладык. Ахырда безнең белән шөгыльләнгән егетләргә каршы чыгарга тәкъдим итә башладылар. Алар белән чыгып сугыша алмыйм бит инде. Шуңа баш тарттык.

– UFСда беренче очрашу кайчан булачак?

– Тизрәк булсын иде ул. Беренче очрашуга АКШка барырга тиеш идек. Әмма мәгълүм вакыйгалар аркасында виза алып булмый. Рамазан ае башланганчы – март ахырында яки апрель башында башка очрашу булыр дигән өмет бар. Әзерләнергә дә вакыт күп. Килеп чыкмый икән, җәйгә кала инде. Уразадан соң ныклап әзерләнергә туры киләчәк бит. Анысы Мәскәүдә, аннары Дагыстанда булачак. АКШ татарлары бик чакыра, барысын да оештырабыз, заллар табып бирәбез, кил, диләр.

– Катнаш көрәш белән шөгыльләнергә теләгән егетләргә нинди киңәш бирә аласың?

– Барысы да Казанда ирекле көрәштән башланды. Беренче тренерым Равил Габдуллин иде. Катнаш көрәш төрләре белән шөгыльләнергә җыенган егетләргә дә ирекле көрәшкә игътибар итәргә киңәш бирәм. Миңа танылган Хәбиб Нурмөхәммәтов та шундый киңәш биргән иде. Аның белән инде без күптән таныш. Турнирларда еш күрешәбез, мөнәсәбәт яхшы. Һәрвакыт үз киңәшләрен бирә. Баштарак тыңлап та бетермәдем, хәзер исә аның сүзләренең мөһимлеген аңлыйм. Көндәшне көрәш алымы белән җиңү авыррак. Ә җанатарларга нокаут ошый. Анысы күбрәк истә кала.

– Хәбиб сугышырга папаха киеп чыга. Ә син?

– Минем түбәтәй киеп чыгу нияте бар. Рөхсәт бирсәләр, әлбәттә. Хәбиб чыкканда, Дагыстан турында матур җыр куялар дисезме? Мин дә татар җыры белән чыгар идем. Язып бирсеннәр, тик ул җыр биетә торган булмасын иде. Сугышырга чыгам бит!

– Татарча көрәш белән танышмы?

– Ярышлар караган бар, Сабан туйларына йөрибез. Көрәшчеләр арасыннан исә Булат Мусинны гына беләм.

– Гаиләң сезнең эшкә ничек карый, курыкмыйлармы?

– Куркалар инде, ничек курыкмасыннар? Әни карамый, елый башлый. Телевизорда мине күрсәткәндә, башка бүлмәдә утыра. Туганнарым минем сугышуыма әле дә каршы. Сәламәтлегем өчен борчылалар. Без исә ярты юлда туктап калырга җыенмыйбыз. Хәзер инде яңа максат – UFСда иң көчлеләр арасына керү. Гомумән, бу лигада көчсез көндәшләр булмый. Кем туры килә – шуның белән сугышасың. Башка юлы юк.


Фикер өстәү