Татарстанда автобуска ут капкан

Чаллыда юлда барганда микроавтобус яна башлаган, пассажирлар урамга чыгарга өлгергән.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 14.50 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Чаллыда «Челныгорстрой» тукталышында  микроавтобус януы турында хәбәр килгән. Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган.

Машина йөртүче һәм 10 пассажир янгын сүндерүчеләр килгәнче яна башлаган транспорттан чыгарга өлгергән. Тиздән утны сүндергәннәр.

Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән, нәтиҗәдә автобус салоны тулысынча янып беткән. Кешеләр зыян күрмәгән.


Фикер өстәү