Татарстанда мәктәп укучылары утырган автобуска ут капкан

Татарстанда укытучы һәм шофер ут капкан мәктәп автобусыннан балаларны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Республиканың Чистай районында хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы януы турындагы хәбәр бүген 7: 58 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына килгән.

Автобус Кече Талкыш авылыннан Фиков Колок авылына бара торган булган. Янгын вакытында салонда 18 бала булган. Машина йөртүче укытучы белән бергә укучыларны оператив рәвештә урамга чыгарган, ә аннан соң транспортка капкан утны үзләре сүндергән.

Автобус механизмнарының төзек булмавы аркасында янгын чыккан булуы ихтимал.

Шулай ук мәгариф бүлеге тиз арада мәктәп укучыларын йөртү өчен «Фиат» микроавтобусы бирүе дә мәгълүм.

Моннан тыш, Чистай прокурорына мәктәп автобусы белән булган хәл турындагы мәгълүматны тикшерү йөкләнгән.


Фикер өстәү