Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңартылган «Энергетик» мәдәният йортында булды

Бүген Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган «Энергетик» мәдәният сараен карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

1973 елда ук эшли башлаган мәдәният йорты ремонтын узган елның язында башлаганнар иде. Төзүчеләр бинаның түбәсен яңартты, искергән коммуникацияләрне алыштырды һәм концерт залын тәртипкә китерде. Моннан тыш, мәдәният сарае яңа сәхнә җиһазлары алды.

ТР Президенты шулай ук «ремонт эшләре нәтиҗәләре белән танышты, мәдәният сараеның яңартылган бүлмәләрен карады, учреждение хезмәткәрләре белән аралашты», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Мәдәният йорты директоры Гөлзада Разаева биредә үткәрелә торган шәһәр һәм республика чаралары турында сөйләде. Алар — фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар. Учреждение мәйданчыгында 26 клуб эшли, шуларның 17сендә катнашу — бушлай. Мәдәният сараенда 634 урынга исәпләнгән тамаша залы, тантаналар өчен кече зал, мастер-класслар өчен сәнгать салоны, гөмбәз һәм мәрмәр заллар, шулай ук күргәзмәләр һәм презентацияләр өчен кулланыла торган иркен фойе бар.

Бинаны караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов мәдәният йортының кече залында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырды. Үз чыгышында ул гаилә – Россия дәүләтенең терәге, дип искәртте.

«Мин барыгызны да котлыйм! Балалар — безнең киләчәгебез. Бүген яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Аның бер формасы — ана капиталы сертификатлары. Хәзер инде беренче бала туганда ук сертификатны алырга мөмкин. Балаларыгыз сезгә бары тик шатлык кына китерсен иде», — диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү