Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан федераль университетының тулай торагын карады

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан (Идел буе) федераль университетының 6 нчы тулай торагында булды.

КФУ тулай торагы Гадел Кутуй урамында 2 нче йортның 2 нче корпусында (Казан) урнашкан. Бу — тугыз катлы бина, 1976 елда төзелгән, 600 урынга исәпләнгән.

Бинада административ, уку һәм торак зоналары, гомуми файдалану урыннары (кухнялар, душ бүлмәләре, тегү бүлмәләре) бар. Торак зонада 600 урынлык 213 торак бүлмә, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче төркемнәр вәкилләре өчен бер бүлмә.

Бу объектны капиталь ремонтлау 2023 елның язында башланган, эшләр ноябрьдә тәмамланган.

Рөстәм Миңнехановка капиталь ремонтка кадәр бинаның нинди булуы, шулай ук биредә башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Аннары Татарстан Рәисе, башка рәсми затлар белән бергә, торак бүлмәләрне һәм гомуми файдалану урыннарын карап чыкты. Аңлатмаларны КФУ ректоры Ленар Сафин һәм югары уку йортының хуҗалык эшчәнлеге буенча проректоры Алмаз Миңнегулов бирде. Аерым алганда, тәрбия эшен һәм ял итү эшчәнлеген оештыру өчен лифт алды киңлегенең холлы ничек кулланылганын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук торак блокларны, актлар залын, уку залын, башка биналарны карады. Ул КФУ профкомының активист студентлары белән аралашты, алар әңгәмә барышында студентлар арасында алып барылган социаль һәм тәрбия эше турында сөйләделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән студент яшәгән бүлмәне карады. Бүлмә аз хәрәкәтләнүче төркемнәр вәкилләре өчен стандартлар буенча җиһазландырылган.

Татарстан Рәисе тулай торакны караганда капиталь ремонтның федераль бюджеттан кергән акчага башкарылуын искәртте һәм федераль җитәкчелеккә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без КФУда зур уңай үзгәрешләр булуын күрәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бүген студентларга яшәү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Шулай дәвам итегез!»

Рөстәм Миңнеханов студентларга да шундый ук актив булып калуларын теләде.


Фикер өстәү