Табигый антибиотиклар – нәрсә ул?

Антибиотикларны бик сак кына, табиб кушканча гына кулланырга икәнен барыбыз да беләбез. Бер органга файдасы булса, икенчесенә зыян салу куркынычы зур аларның чөнки. Шул ук вакытта бу дөньяда антибиотиклар үзенчәлекләренә ия булган яшелчә-җимешләрнең барлыгын онытып җибәрәбез. Алар, организмга зыян салмыйча гына, безне төрле инфекцияләрдән саклый. Әлбәттә, көче ягыннан аптекада сатыла торган антибиотиклардан кайтыш булганлыктан, каты авырганда үсемлектәге антибиотикларга гына исәп тотарга ярамый анысы. Ә менә чирләрне профилактикалау, җиңелчә һәм уртача “авырлыктагы” инфекцияләрдән котылу максатында – ярый гына түгел, кирәк тә.

Сарымсак

Стафилококк, үпкә ялкынсынуын, дифтерия, дизентерия китереп чыгаручы бактерияләр, ашказаны җәрәхәтенә китерүче хеликобактер пилори бактерияләренә каршы тору үзенчәлегенә ия. Сарымсак составындагы аллицин хәтта пеницилин да “алмый” торган микробларны үтерә.
Суык тигәндә, авыз эче бозылганда (стоматит), эчәк инфекцияләреннән, вируслы авырулардан (герпес, грипп) дәвалый.
Игътибар! Ашказаны, бавыр, бөер, геморрой, эпилепсия авыруларыннан интегүчеләргә киңәш ителми.

Суган

Стрептококк, стафилококк, трихомонада инфекцияләрен, дизентерия, дифтерия, туберкулез китереп чыгаручы бактерияләрне , грипп вирусын һ.б. үтерүгә сәләтле.
Суык тигәндә, тән тиресенә, сулыш юлларына, ашказаны-эчәкләргә инфекция эләккәндә файдалы.
Игътибар! Ашказаны, бавыр, бөер, йөрәк авыруларыннан, гипертониядән интегүчеләргә киңәш ителми.

Ачы торма
Стафилококк, дифтерия һәм коклюш китереп чыгаручы бактерияләрне, гөмбәчекләр, вирусларны үтерә.
Бронхиттан, пневмония, коклюш, ангина, грипптан, эчәкләрдә файдалы бактерияләргә зыян килгәндә файдалы.
Игътибар! Ашказанында гастрит, җәрәхәт булганда, йөрәк, бавыр, ашказаны асты бизе, бөер авыртканда кулланырга киңәш ителми.

Керән

Алтынсу стафилококкны, эчәк таякчыгын, үлек бактерияләрен, дизентерия һәм туберкулез китереп чыгаручы бактерияләрне, вирусларны юкка чыгара.
Сулыш юллары авыруларыннан (бронхит, трахеит), грипптан, сидек куыгына, бөергә инфекция эләккәндә файдалы.
Игътибар! Ашкайнату органнары авыруларыннан, гипертониядән интегүчеләргә киңәш ителми.

Нарат җиләге (брусника)

Стафилококкны, стрептококк, эчәк таякчыгын, гөмбәчекләрне юк итә.
Сулыш юлларына (бронхит, пневмония), бөергә, сидек куыгына инфекция эләккәндә, ангинадан, авыз эче бозылудан файдалы.
Игътибар! Ашказанында кислота микъдары күп булганда, ашказаны җәрәхәте, холецистит, геморрой авыруларыннан интегүчеләргә, мәни бизендә шеш булганда кулланырга киңәш ителми.


Фикер өстәү