Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» студиясендә булды

Ике ел эчендә «Шаян ТВ» балалар телеканалы күпмегә үскән? Яшь буын өчен тәүлек буе эшләүче «Шаян»лылар нинди уңышларга ирешкән? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны кунакка чакырып, бу сорауларга балалар үзләре җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018 елның 12 ноябрендә оешкан «Шаян ТВ» геройлары кичә ике еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады.

Тәүлек буе эшли торган беренче балалар телеканалы эфирына инде дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал чыккан. Әле кайчан гына, камера күргәч оялып торган балалар хәзер үз эшләренең осталары һәм каналның хуҗалары булуларын кабаттан раслады. Туган телне, милли мәдәниятне популярлаштыру, балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту – бу максатларның барысы да алар өстендә бит!

Татарстан Президентына телевизион блогерлар мәктәбе бүлмәсен, «Шаян ТВ» аппарат студиясен, «Шаян ТВ» проектлары төшерү мәйданчыгын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов каналның эчтәлеген баетучы дубляж студиясен дә игътибарсыз калдырмады.

Тапшырулар ничек әзерләнә? Режиссер, оператор, монтаж ясаучыларның эше авырмы? Яшь алып баручылар Рөстәм Миңнехановка барысын да бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Ә ахырдан аларның хыяллары чынга ашты: яшь журналистлар Президент белән әңгәмә корды. Аларның республика җитәкчесенә шактый сораулары җыелган. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов заманча яшьләрне кызыксындырган темаларга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.


Фото: https://president.tatarstan.ru/


Фикер өстәү