Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эдуард Сагалаевның хатынына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эдуард Сагалаевның хатынына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән.

“Ирегез Эдуард Михайлович Сагалаевның вафаты сәбәпле, эчкерсез кайгы уртаклашуларымны кабул итегез, – диелә телеграммада. – Илебез телевидениесе өчен бик күпне эшләгән, гаять көчле, максатка омтылышлы, үзенчәлекле шәхес арабыздан мәңгегә китте.

Эдуард Михайловичның исеме, һичшиксез, берничә буын тамашачы, шулай ук тугрылыклы тарафдарлары һәм рәхмәтле шәкертләре күңелендә новаторлык, бик зур осталык символы буларак уелып калачак. Ул уңышлы эшләүче медиаменеджер һәм курку белмәс реформатор буларак, чын мәгънәсендә халыкчан ТВ-проектлар авторына, илдә тәүге бәйсез каналны оештыручыга әйләнде һәм күп еллар буе илебезнең теле-радиотапшырулар ассоциациясе президенты булып торды. Эдуард Сагалаев, коллегалары өчен һөнәргә һәм яраткан эшенә иксез-чиксез тугрылык үрнәгенә әйләнеп, иҗади мирасы белән Россия журналистикасы тарихында үзеннән зур эз калдырды.

Шулай ук улыгыз Михаил Эдуардовичка һәм кызыгыз Юлия Эдуардовнага, барлык туганнарыгыз һәм якыннарыгызга кайгы уртаклашу сүзләрен тапшырсагыз иде. Иң кадерле кешегез турында якты истәлегегез һәм эчкерсез мәхәббәтегез зур гаиләгезгә авыр кайгыны кичерергә ярдәм итсен. Бу хәсрәтле көннәрдә түземлелек һәм сабырлык бирсен”.


Фикер өстәү