Рөстәм Миңнеханов «Деловые Линии» компанияләр төркеме һәм «Ромекс GROUP» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Деловые Линии» компанияләр төркеме генераль директоры Фәрит Мәдәни һәм «Ромекс GROUP» компанияләр төркеме президенты Алексей Прокопенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

«Ромекс GROUP» компанияләр төркеме белән алга таба хезмәттәшлек итү, берничә уртак проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Аерым алганда, «Деловые Линии» дәүләт корпорациясе Татарстан Республикасында төбәк үсеше белән кызыксынуын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, «Деловые Линии» компанияләр төркеме — федераль транспорт-логистика операторы. Компания 2001 елда Санкт-Петербургта нигезләнгән, бүгенге көндә Россиянең әйдәп баручы транспорт-логистика операторларының берсе, Россия логистика компанияләре арасында төбәкләрдә склад мәйданнары күләме буенча 1 нче урынны били.

Компанияләр төркеме «Ромекс» — инвестиция-төзелеш холдингы, аңа бүгенге көндә 80нән артык компания керә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: инвестиция эшчәнлеге, шулай ук күчемсез милеккә идарә итү һәм эксплуатацияләү. Компания төрле объектлар төзи һәм идарә итә — склад һәм сәүдә комплексларыннан алып торак күчемсез милеккә кадәр, Россия Федерациясенең 8 төбәгендә проектларны гамәлгә ашыра. Компания шулай ук Татарстанда да бар – склад күчемсез милек, сәүдә объектлары.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, логистика һәм йөк ташуны үстерү Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Юл-транспорт инфраструктурасын модернизациялә — Татарстанның динамик үсешенең аерылгысыз факторы, дип ассызыклады ул.

Бүген республикада зур социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән транспорт өлкәсендә дә. Бу: Идел аша күпер кичүле М – 12 «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» юллары төзелеш , М – 7 юлы. Тулаем алганда, бу Татарстанга яңа мөмкинлекләр бирәчәк – йөк әйләнеше, туристлар агымы үсеше көтелә, шулай ук хезмәт ресурсларына мобильлек бирәчәк.

«Без инвесторларга ярдәм итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык булган инструментларны актив кулланабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Инвесторлар белән эшләү безнең өчен даими һәм системалы. «Ромекс» компанияләр төркеме Татарстанда күпләп-җибәрү үзәкләре төзү тәҗрибәсенә ия. Хәзерге шартларда логистик комплекслар төзү акланган һәм икътисадый яктан нигезләнгән.

Логистика һәм йөк ташуны үстерүгә килгәндә, бу юнәлеш Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Үз чиратыбызда, без киләчәктә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм яңа идеяләр буенча тыгыз хезмәттәшлек итәргә телибез».


Фикер өстәү