Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы балалары Татарстан лагеренда ял итәчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Курган өлкәсендә янгыннан зыян күргән “Йолдыз” авылы балаларына ял оештыра. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә караганда лагерьда 30 бала ял итәчәк.
“Йолдыз” авылы балалары Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдиме белән “Бүләк” лагерында ике сменада (тел сменалары) ял итәчәк”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.

1 июньнән Актаныш районында урнашкан “Бүләк” лагерында Россия төбәкләренең татар яшьләре өчен тел сменасы эшли башлаячак.

Исегезгә төшерәбез: 8 майда Курган өлкәсе Шадринск районының Йолдыз авылында янгын чыккан. Авыл җирлеге мәгълүматларына караганда, 380 йортның 228е янган, 7 кеше һәлак булган. Бөтендөнья Татар конгрессы авылда яшәүчеләргә ярдәм итү өчен әйберләр җыюны оештырган.


Фикер өстәү