“Татар-информ” хәбәрчесенә Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетында шул хакта сөйләп үткәннәр.
“Медикаментлар хәләл таләпләрен үтәүче мөселманнарга кулланырга ярамый торган терлек чыгышлы компонентлардан торырга мөмкин. Даруның үзенә генә түгел, бәлки тышчасы, стабилизатор, буявы кебек ярдәмче компонентларына да кагыла бу”, – дип хәбәр ителгән комитеттан.
Хәләл нормалары күзлегеннән, тыелган препаратларга альбуминнан, әгъза сыгынтылары һәм карминнан торган дарулар керә. Кайбер ярдәмче матдәләр, аерым алганда, желатин, үт, ашказаны асты бизе компонентлары һәм магний стеараты аерым игътибар таләп итә. Аларның мөселманга ярау-ярамавы чималының чыгышына һәм хәләл сертификатына ия булу-булмавына бәйле. Желатин һәм коллагеннан торучы башка ингредиентлар шәригать таләпләре санга сугылмыйча эшкәртелгән чималдан алынса, хәләл продукция җитештерүдә кулланылырга тиеш түгел.
Шул сәбәпле хәләл статусына ия булмаган желатинлы препаратлар һәм капсулалар билгеләнгән дини нормаларга җавап бирмәскә мөмкин. Шул ук вакытта комитет вәкилләре басым ясап әйткәнчә, иң мөһиме – кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Шуңа күрә, чиктән тыш кирәк булган очракларда, тыелган компонентлардан торучы даруларны да куллану рөхсәт ителә. Шулай ук препарат бик нәтиҗәле булып, рөхсәт ителгән охшашы әле эшләп чыгарылмаган очракларда да искәрмә ясала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез