Рөстәм Миңнеханов Евгений Шафрановның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты, Россиянең атказанган спорт остасы Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия категориясендәге судья, Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе, “Титан” кече картинг академиясе президенты Евгений Львович Шафрановның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең улы Роман Евгеньевичка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән.

– Әтиегез – легендар тренер һәм танылган автомобиль спорты остасы Евгений Львович Шафрановның вафаты сәбәпле, олы кайгыгызны уртаклашам, – диелә телеграммада. – Аның арабыздан мәңгеңә китүе – Сезнең өчен, бөтен республика өчен гаять зур югалту. Евгений Львович чын мәгънәсендә энтузиаст, үз эшенә бирелгән иде. Татарстанда аның тырышлыгы белән инде күп еллар буе автомобиль спорты, кече картинг академиясе уңышлы үсә. Бөтен барлыгын эшкә салган, киң күңелле бу легендар кешенең яшь спортчылар әзерләүгә, гомумән, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше гаять зур. Евгений Львович һәрвакыт яшь буынга яшәү һәм эшләү өлгесе булып торды.
Әтиегез янәшәсендә үткәрелгән бәхетле мизгелләрнең якты истәлеге, Сезгә тапшырган бәһасез тормыш тәҗрибәсе, белемнәре, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның юатулы сүзләре бу кайгылы көннәрне кичерергә ярдәм итсен.


Фикер өстәү