«Кече түгел, алар эшмәкәрләрнең иң зурлары»: татар авылларын ничек саклап калырга җыеналар?

31 март – 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра.

Быел әлеге җыенга Россиянең 40 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чит илләрдән дә кунаклар көтелә. Иң зур делегация Башкортстан республикасыннан булачак. Күршеләребездән 65 кеше килер дип көтелә.

Бөтендөнья башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләп узуынча, узган ел, пандемия булу сәбәпле, җыен уздырылмыйча калган иде. Чикләүләр бүген дә бар, ләкин саклык чараларын күреп, мондый зур чараны уздырырга булганнар.
Җыен өч көн дәвам итәчәк. Аның беренче көнендә эшмәкәрләр төрле темаларга дискуссион мәйданчыкларда эшләячәк. Икенче көнендә Тукай районына сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк. Өченче көнне җыенның пленар утырышы планлаштырылган. Шулай ук монда Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Узган еллардан аермалы буларак, күргәзмә һәм пленар утырыш алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләрдәге татар районнары һәм авыл башлыклары белән эшлекле иртәнге аш уздырыр дип ниятлиләр.

– Татар дөньясы ул Татарстан белән генә чикләнми. Татар эшмәкәрләре катламы киң колач җәйде. Мин аны татар дөньясына саллы өлеш керткән һәм авылларның яшәешен тәэмин итүче тулы бер социаль институт дип атар иде. Дискуссион мәйданчыкларның бу тәртиптә уздырылуы елдан-ел камилләшүнең бер юлы да һәм темалар татар эшмәкәрләренең соравы буенча билгеләнелде. Бу чара, әлбәттә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә уздырыла. Ләкин без төп юнәлешне төбәкләрдән килгән татар эшкуарларына бирәбез, – диде Данис Шакиров.

Татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев әйтүенчә, кече эшмәкәрләрнең авыл хуҗалыгында өлеше әйтеп бетергесез зур.

– Узган ел без гамәл стратегиясе дигән документ кабул иткән идек. Татар авылларындагы эшмәкәрләрне туплау шушы гамәл, конкрет эшчәнлек юнәлеше. Бүген кече эшмәкәрләр авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продуктның яртысын җитештерә. Аларның көче менә шулай зур. Һәм безнең аларга мөрәҗәгать итүебез юктан гына түгел, – диде ул.

Фәрит Уразаев фикеренчә, авылда иң чиста азык-төлек җиткерелә.

– Бу турыда безгә бал кортлары хәбәр итте. Узган ел алар авыл янына чыккач, күпләп кырылдылар. Ә бүген авыл эчендәге җир эшкәртеләме? Бакчаларда күпьеллык үләннәр чәчелгән. Бу авылның киләчәккә нинди роль уйнавын күрсәтә торган тагын бер күренеш. Авыл эчендәге җир – иң кыйммәт һәм иң чиста җир. Икенчедән, бу авыллар эчендә коммуникацияләр кертелгән, – диде ул. – 1959-79 нчы елларда авылларны зурайту проекты нәтиҗәсендә, 177 мең авыл юкка чыккан. Соңгы 30 елда Россиядә 40 мең авыл яшәүдән туктаган. Шушы халәттә без татар авылларын ничек саклап калдырырга дигән проектны башлап җибәрдек. Һәм фермерларны җыю ул – стратегик гамәл.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү